МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Яңа уку елында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтелә - күзәтү 04.09.2016

Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде.
Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. "Татар-информ" планлаштырылган үзгәрешләрне барлады.
Дәүләт имтиханнары
“Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Бердәнбер үзгәреш кертеләчәк нәрсә - ул биремнәр формасы. Без тестлардан читләшәчәкбез, җавапларны сайлап алу буенча биремнәр азая барачак”, - дип билгеләп үттеләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында. Быел физика, биология һәм химия буенча биремнәрдә тест өлеше булмый... -
"Терроризм корбаннарын искә алу көне" бердәм дәресе 03.09.2016

3 нче сентябрь – Терроризм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Барлык классларга бердәм дәрес күрсәтелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!
-
Белем бәйрәме 02.09.2016

Сентябрь дә килеп җитте
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй түребездә гөлләр.
Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен.
Җиз кыңгырау чыңла әйдә,
Котлап Белем бәйрәмен.
1 сентябрь Белем бәйрәме көнен кем генә көтеп алмый икән. Мәктәпкә тәүге кат укырга килүче нәни балалардан башлап, лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге ветеран укытучыларыбыз һәм һәр гаилә өчен иң каунычлы бәйрәм ул белем бәйрәме. Чөнки бу көнне берсеннән – берсе чәчәктәй матур балалар бар урамнарны ямьләп , ап – ак алъяпкычлар, ап – ак күлмәкләр киеп, ап - ак бантиклар тагып, изге белем йортына аяк басалар, матур бәйрәм тантанасына җыйналалар. Укучыларыбызны, мәктәп коллективын, ветеран укытучыларыбызны котлап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, район мәгариф бүлегеннән, тәртип саклау һәм эчке эшләр идарәсеннән, Бөрбаш җәмгыятеннән килгән кунаклар бәйрәм белән котлап үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Кунакларның һәммәсе беренче сыйныфка укырга керүче балаларны бүләкләп үттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәркем тантанадан соң ашханәдә бәйрәм табынында утырдылар, төрле тәм – томнар, пылау белән сыйландылар. Шундый матур бәйрәм оештырган өчен бәйрәмдә катнашкан һәркем мәктәп администрациясенә һәм Җәлил хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерделәр . -
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем көне уңаеннан котлавы 01.09.2016

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!
Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.
Россия олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты, 2016 елда аларның саны 141 кешегә җитте... -
Котлыйбыз! 31.08.2016

Яшь укытучыларыбыз Зарипов Алмаз Мәүлет улы һәм Миннемуллин Айгиз Рафил улы “Яшь укытучы”грантына лаек булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады 30.08.2016

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
“Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика Көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары... -
Педагогик киңәшмә 29.08.2016

29 нчы август көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды. Педсоветта яңа уку елына куелган планнар, алда торган бурычлар турында сөйләшүләр булды.
-
Яшел педсовет 27.08.2016

26 август көнне район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Район мәдәният үзәгендә пленнар өлеше тәмамланганнан соң “Сабантуй” ял паркында бәйрәмнең икенче өлеше “Яшел педсовет” дәвам итте. Укытучыларыбыз төрле спорт ярышларында катнашып күнелле ял иттеләр.
-
Бүген Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе уза. 26.08.2016

Бүген мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелә. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин катнаша.
Быелгы киңәшмә “Балтач муниципаль районының мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары” дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады.
Аннан соң Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина - «Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар», Норма мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлүзә Нәсыйхова - «Төп компетенцияләрне формалаштыру аша укытучыларны үсешкә этәрү», Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев - «Конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыруда уку йортының роле», Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина - «Гомумибелем мәктәбендә татар теле: заманча таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр», Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Юнысова - «Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбия системасының роле» темаларына чыгышлар ясадылар һәм шулар аша эшләү алымнары белән бүлештеләр.
Киңәшмәнең беренче өлеше шуның белән тәмамланды, икенче өлештә исә бүләкләүләр каралган. Йомгаклау чыгышында район башлыгы 2016-2017 уку елына конкрет бурычлар куеп, укыту-тәрбия системасында эшләүчеләргә уңышлар теләде. -
Мәктәбебез җиңүчеләр рәтендә 25.08.2016

Мәгариф оешмаларының яңа уку елына хәзерлеге тикшерелеп, иң яхшылары ачыкланды.
Урта Көшкәт, Чепья урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Бөрбаш балалар бакчасы,Чепья балалар бакчасы, Бөрбаш урта мәктәбе, Сосна балалар бакчасы, Биктәш башлангыч мәктәбе иң-иңнәр дип табылды. Республика смотр-конкурсының зона этабында Бөрбаш урта мәктәбе – икенче, Карадуган гимназиясе өченче урынны яулады.











