МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Туган тел көне 05.03.2017

2 март көнне 8 нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы катнашында “21 февраль- Халыкара туган тел “көне уңаеннан “Башваткыч” уены уткәрелде. ”Энҗе бертекләре” һәм “Йолдызлар” командасы көч сынашты. "Энҗе бертекләре” командасы җиңүгә иреште.Уен туган тел җыры белән тәмамланды.
-
Район семинары
04.03.2017
2 март көнне Бөрбаш урта мәктәбендә өстәме белем бире түгәрәкләрендә эшләүче педагогларның район семинары булып узды. Түгәрәк җитәкчеләре төрле юнәлештә эшләрен матур итеп күрсәтә алдылар. Укучыларыбыз дәрестә актив катнаштылар.
-
Экологик айлык 04.03.2017

1 марттан мәктәбебездә экологик айлык старт алды.
-
Китапханәдә кунакта 03.03.2017

1 нче март көнне 5 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсендә Швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаена “Волшебница из Швеции” исемле кычкырып уку конкурсында катнаштылар.
-
“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” 02.03.2017

28 нче февраль көнне 5 нче сыйныфларда “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”-дигән тәрбия сәгате булды. Укучылар укытучы һөнәренә хас сыйфатлар белән таныштылар.
-
Профориентация
01.03.2017
Авылда умартачылык-табышлы тармак. Соңгы елларда умартачылык эшенә игътибар артты.Биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы 8 нче сыйныф укучыларына умарта тотуның сөрләре хакында сөйләде.”Бал-мең авыртудан дәва”-булуын онытмасак иде.
-
Котлыйбыз! 01.03.2017

7 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнисне рәсем конкурсында 1 урын алуы белән котлыйбыз.
-
Аҗаган 28.02.2017

25 нче февраль көнне мәктәбебездә “Аҗаган-2017” булып узды. Аерым план нигезендә укучылар өчен күп төрле спорт уеннары оештырылган иде. Ярышлар ике команда арасында барды. Укучыларыбыз бик кызыксынып, белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ахырдан иң актив укучылар диплом, грамота белән бүләкләнделәр. “Кызыллар” командасы 1 урында калды. Уеннарны оештырган барлык укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Иртәнге линейка 28.02.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде
-
Бәйрәм концерты 27.02.2017

22 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары тарафыннан “Ватанны саклаучылар”көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Укучыларыбыз матур җырлары, оста биюләре белән һәркемнең күңелләрен күтәреп, яхшы кәеф бүләк иттеләр. Укучыларга һәм аларны әзерләгән сыйныф җитәкчесе Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.











