МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
“Батырлык дәресе” 20.02.2017

14 нче февраль көнне полиция майоры Мифтахов Рәйхан Гайфетдин улы укучыларга полиция хезмәткәрләренә хас сыйфатларны, аларның башкарган эшләре турында сөйләде.Полиция хезмәткәре булып эшләү өчен физик яктан нык, сау-сәламәт, белемле булу кирәглеге турында аңлаттып китте.
-
Сыйныф сәгате 19.02.2017

14 нче февраль көнне тәҗрибә уртаклашу максатыннан 6 нчы сыйныфларда Акбиров Рим Фәргат улы ачык тәрбия сәгате уздырды.. Тәрбия сәгате “Патриотизм хисләре” темасы астында үтте.Әлеге чарага армия сафларында хезмәт итеп кайткан укучыбыз Галимҗанов Фәнзил дә чакырылган иде. Ул укучыларга солдат тормышы турында сөйләде. Тәрбия сәгате укучыларга файдалы булды
-
Оборона-масса айлыгы 18.02.2017

Оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәбебездә күп төрле спорт чаралары үткәрелә. Класслар арасында шахмат, шашка, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары башланды.14 нче февраль көнне укучылар противогаз кию буенча ярыштылар . Әлегә иң җитез класс- 6 нчы сыйныф укучылары булды
-
Фәнисебез Рәсәй чемпионы 17.02.2017

8-11 нче февраль көннәрендә Мәскәү шәһәрендә армспорт буенча Рәсәй беренчелегенә ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Миннемуллин Фәнис әлге ярышта катнашып җиңү яулап 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булды. Фәнисне бу зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы ярышта уңышлар теләп калабыз.
-
ФОРПОСТ ярышлары 17.02.2017

11 нче февраль көнне Чипья мәктәбендә Г.А.Сидоров истәлегенә багышланган ФОРПОСТ отрядларының ярышлары булып узды Безнең укучыларыбыз да бу ярышта сынатмадылар. Команда 3 урында калып грамота белән бүләкләнде. Аерым ярыш төрләре буенча Фәхретдинов Рүзәл 2, 3 урында, Кадыров Алмаз 3 урында, Нуретдинов Нияз 2 урында калып грамота , медальләр белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз
-
Олимпиада призеры 16.02.2017

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән Республикакүләм олимпиадасы узды. Мәктәбебезнең иң тырыш кызы 10 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсу призер булып диплом белән бүләкләнде. Алсуны һәм аны әзерләгән укытучылар Гүзәл Галимулловнаны һәм Зөлфирә Зөфәровнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Рәсәй чаңгы юлы 15.02.2017

11 нче февраль көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй чаңгы юлы ярышлары узды.Барлык укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз актив катнаштылар.
-
Очрашу - 2017 15.02.2017

11 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15,10 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды
-
Очрашу 14.02.2017

8 нче февраль көнне мәктәбебезгә спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы очрашуга килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән кызыклы әңгәмә үткәрде, аларга төрле сораулар бирде. Ә укучыларыбызга авылыбызда яшәүче спортчылар турында мәгълүмат тупларга кушты һәм тагын очрашуга килергә сүз бирде. Алдагы атнага без Рөстәм Рафис улын көтеп калабыз
-
“Дус сыйныф серләре” конкурсына әзерлек 14.02.2017

5 нче сыйныфларда “Дус сыйныф серләре” конкурсына әзерлек бара. Укучылар күңел җылысын салып әтиләргә истәлекле бүләк ясыйлар.











