МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Башлангычлар айлыгы" 30.01.2017

Атна дәвамында укучылар рус әдәбияты әсәрләре буенча рәсем конкурсына әзерләнделәр. Һәм һәр сыйныф укучысы үзе яраткан әдәби әсәргә карата рәсем ясады. Укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Профориентация 30.01.2017

11 нче класс укучыларына “Студент булу җиңелме?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.Бу чарада мәктәбебез укучысы бүгенге көндә КФУ да укучы Мифтахова Гүзәл катнашты. Уку йорты турында презентация, видеофильмнар күрсәтеп,укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 29.01.2017

25 нче гыйнвар көнне дәресләрдән соң 7,8 нче сыйныф укучылары чаңгыда шуарга чыктылар. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена.
-
Ачык дәрес 29.01.2017

26 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучысы Яббарова Әлфирә Мансур кызы татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. 3 нче сыйныф укучылары фигыль турында булган белемнәрен төрле алымнар аша күрсәтә алдылар. Укытучы балаларга карточкалар ярдәмендә фигыль төрләрен билгеләтте, ял минутында да фигыльнең заманнарын аердылар. Укучылар актив катнашты, дәрес файдалы үтте.
-
“Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!” 29.01.2017

“Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!” исеме астында үткән сыйныф сәгатендә 9 нчы сыйныф укучыларын һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк – омтылышларын ачыкклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү барды.
Сатучы булу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Бу бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү. Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк - дип, сөйләде очрашуга килгән Рәмзия ханым. -
Очрашу. 28.01.2017

25 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары Татарстанның халык ансамбле җитәкчесе Солтан Шигапов белән очрашты. Солтан абыйлары төрле халыкларның уен коралларында уйнап укучыларны таң калдырды.Бу очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы үтте.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 28.01.2017

Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба. Бу сүзләрне дәлилләп, 9 сыйныф укучылары дәресләрдән соң чаңгы шуарга чыктылар. Кышкы табигатькә сокланып, тән сихәте алып, күңел ачып кайттылар.
-
Сынау имтиханы
27.01.2017
26 нчы гыйнвар көнне 9 сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханы тапшырдылар.
-
Ачык тәрбия сәгате 27.01.2017

24 нче гыйнвар көнне 5 классларда “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән тәрбия сәгатә үткәрелде. Укучылар үзләренең активлыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Укытучы Венера Надиловна бик күп эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Укучылар сәламәтлекне саклау буенча күп мәгълүмат тупладылар. Алга таба да 5 нче сыйныфларга уңышлар телибез..
-
Безнекеләр җиңүче 27.01.2017

17 нче гыйнвар көнне Арча районы Ашытбаш урта мәктәбендә “Арча хәбәрләре” призына шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән бер төркем укучылар катнаштып призлы урыннар яулап грамота, медальләр, бүләкләр белән кайттылар. Мәктәп командасы 1 урында, 5 нче сыйныф укучысы Базагутинова Диния 1 урында, 9 нчы сыйныф укучысы Нурмөхәммәтов Солтан 2 урында, 7 нче сыйныф укучысы Шарипова Фәйрүзә 3 урында калдылар. Укучыларыбызны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.











