МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бөтенрәссәй экологик дәресе 26.02.2017

22 нче февраль көнне 5-7 классларда Бөтенрәссәй экологик дәрес үткәрелде. Биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерханович укучыларга тыюлыклар, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында аңлатып китте. Дәрес укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды.
-
Ачык дәрес 25.02.2017

Буген, 21 нче февраль көнне, 9 нчы сыйныфта әти-әниләр өчен җәмгыятьтән ачык дәрес булып узды.
-
Тәрбия сәгате 24.02.2017

16 нчы февраль көнне 11 нче сыйныфларда Нурания Садыйк кызы тарафыннан “Әфганстан безнең йөрәкләрдә” темасына тәрбия сәгате уздырылды.
-
Профориентация 24.02.2017

Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп, зәвык белән үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Гасырлар буе алар үзенчәлекле чигеш алымнарын, аның төсләр балкышын һәм орнаментларын булдырган. Һәрбер оста үзенең чигеш алымнарын, даими рәвештә баетып, үзгәртә барып, хәзерге көннәргә кадәр саклаган. Чигү остасы - Чулпан апа Галимова да үзенең чигү алымнарын 9нчы сыйныфта укучы кызларга өйрәтеп, буыннан буынга күчеп килә торган һөнәр асылына төшендерде, киңәшләр бирде.
-
Район семинары 23.02.2017

15 нче февраль көнне мәктәбебездә музыка, рәсем укытучыларының район семинары булып узды. Музыка укытучысы Базагутинова Динә Мәүлет кызы тарафыннан 5 нче сыйныфта “Музыкаль рәсем һәм рәсемле музыка” темасына район укытучылары өчен бик матур, эшлекле дәрес һәм “Җырлыйк әле”дип исемләнгән музыкаль тәнәфес үткәрелде.Укытучы дәресенә анализ ясалды һәм югары бәя бирелде
-
Оборона-масса айлыгы 23.02.2017

Оборона-масса айлыгы кысаларында 17 нче февраль көнне 1941 елның көзе дип исемләнгән кино карадык
-
Ачык дәрес 22.02.2017

15 нче февраль көнне мәктәбебездә Хөсәенова Фирания Хәниф кызы 2 класста рәсем фәненнән “ Төс. Кышкы табигать һәм агач образы”- темасына район укытучылары өчен ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик матур, эшлекле, ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп оештырылган иде. Укытучы дәрескә үзанализ ясады.Килгән кунаклар тарафыннан дәрескә югары бәя бирелде
-
9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) быел 3 этапта үтәчәк 21.02.2017

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә: төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ).
Тугызынчы сыйныф укучылары тулы урта гомуми белем турында аттестатны алу өчен ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш – рус теле һәм математика. Калган ике имтиханны алар үзләре сайлап алырга хокуклы. -
Иртәнге линейка 21.02.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Дөрес туклану 20.02.2017

Һәр сыйныфта “Дөрес туклану” турында тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучылар өчен анкеталар уздырылды. Ашханәдәге атналык меню белән таныштылар.











