МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
УР-РА, яңа автобус!!! 11.03.2017

Мәктәбебез укучыларын йөртер өчен яңа автобус кайтты
-
Ачык дәрес 11.03.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада математика укытучысы Н.С. Мифтахова төрле уен алымнары, презентацияләр кулланып 5- класс ларда матур дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга киләчәктә дә шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Котлыйбыз 10.03.2017

5 класс укучысы Галиуллина Айгөл Кукмара милли китапханәсендә уздырылган Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның иҗади мирасын өйрәнергә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында 1 урынны яулаган өчен диплом белән бүләкләнде. Айгөлне һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Венера Надил кызын зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
“Бердәм сыйныф серләре” конкурсында 3 урын 09.03.2017

“Бердәм сыйныф серләре”конкурсының муниципаль этабында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф әти-әниләр комитетын 3 урын алулары белән котлыйбыз.
-
Иртәнге линейка 09.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде
-
Бәйрәм белән тәбрикләү 09.03.2017

-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызларыбыз 08.03.2017

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын, хөрмәтле укытучылар -
“Хезмәтем һәм җыр-моңнарым Балтачым, сиңа багышлана” 07.03.2017

3 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә Бөрбаш авыл җирлеге үзешчәннәренең “Хезмәтем һәм җыр-моңнарым Балтачым, сиңа багышлана” дип исемләнгән иҗат концерты булып узды. Иртән Балтач үзәгендә ярминкәләр гөрләп узса, кичен Балтач халкын матур, бай эчтәлекле күргәзмәләр каршы алды. Бәйрәмгә килгән һәркем милли татар ризыкларыннаң авыз итә алды.
-
Очрашу
07.03.2017
6 нчы март көнне Бөрбаш урта мәктәбендә фәннәр кандидаты Мәскәү Ислам университеты деканы МГУ укытучысы авылдашыбыз Гөлфия Юныс кызы белән очрашу уздырылды. Фәнни һәм дини юнәлешендә белем алу үзәнчелеге турында аңлатты. Татар балаларын көндәшлеккә яраклы, белемле булырга тиешле хакында һәм үз милләтен белән горурлану хисләре турында сөйләде.
-
“Бердәм сыйныф серләре” конкурсы 06.03.2017

2 март көнне Сосна төп мәктәбендә “Бердәм сыйныф серләре”конкурсының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныфларның әти-әниләр комитетыннан Исрафилова Райлә һәм Галимова Чулпан апалар матур чыгыш ясап, проект эшләрен яклап кайттылар. Бу чарада актив катнашкан 9 нчы сыйныфка , әти-әниләр комитетына, сыйныф җитәкчеләре Валиева Гөлнара Тәлгат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!











