МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 14.04.2017

7 нче апрель көнне 9,11 нче сыйныфларда имтиханга әзерлек торышы, укучыларның сынау имтиханнары нәтиҗәсе белән таныштыру максатыннан әти-әниләр җыелышы оештырылды. Әти-әниләргә киңәшләр бирелде аларның фикерләре тыңланды. Имтиханнарны уңышлы бирү бурычы куелды.
-
Котлыйбыз! 13.04.2017

7 апрель көнне Балтач спорткомплексында кызлар арасында уздырылган ФОРПОСТ ярышында 8 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Динә отжимание төрендә 1 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Динәне бу җиңүе белән котлыйбыз!
-
“Бөре җыю” акциясе 13.04.2017

Мәктәбебездә” Бөре җыю” акциясендә һәр сыйныф актив катнашты. Барлыгы 6кг 630г бөре җыелды. Иң күп бөре җыючылар билгеләнде.
-
Иртәнге линейка 12.04.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7,8 сыйныф билгеләнде.
-
“Туган тел айлыгы” 12.04.2017

Мәктәбебездә “Туган тел” айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә.
-
Тәрбия сәгате 11.04.2017

6 нчы апрель көнне 8 нче сыйныфта” И туган тел, и матур тел” исемле тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатендә укучылар телебез турында күп кенә мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Әдипләребез әйткән матур фикерләрне тыңладылар. Укучыларга һәрчак үз сөйләмнәренә игътибарлы булырга тәкъдим ителде. Татар теле- иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Бездән соң килгән буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде. 8 нче сыйныфлар туган телебезгә карата булган фикерләрен соңыннан инша итеп язып та бирделәр.
-
JuniorSkills этабы 11.04.2017

6 нчы апрель көнне һөнәр үзләштерү лицеенда кирпеч салу буенча укучыларыбыз көч сынаштылар. Нәтиҗәгә килгәндә Галиев Дилүс -1 урында. Шакиров Рәмзил 4 урында калдылар.Җитәкчеләре Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы.
-
JuniorSkills этабы 10.04.2017

4 апрель көнне Гимназиядә тегү буенча, 5 нче апрель көнне Сосна урта мәктәбендә флористика буенча укучыларыбыз көч сынаштылар. Нәтиҗәгә килгәндә Хәҗиева Динә -1 урында. Мотыйгуллина Нәзирә 3 урында калдылар.Җитәкчеләре Хөсәенова Фирания Ханифовна.
-
JuniorSkills этабы 09.04.2017

6 нчы апрель көнне Бөрбаш урта мәктәбендә JuniorSkills этабы булып узды. Укучылар агач эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы буенча көч сынашты
-
“Илһам” бәйгесе 09.04.2017

3 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Арча педогогия көллиятендә “Илһам”Бөтенрәссәй яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Балтач районыннан 27 бала катнашты. Алар арасында безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Корбангалиева Энҗе һәм 11 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Нияз катнаштылар.











