МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьныӊ унсигезенче көне 25.06.2017

Белемнәрне ныгыту максатыннан «Баллы агач» мероприятиесе узды. Төрле сынау станцияләре арткылы: ребуслар, мәсьәләләр, фразеологик әйтемнәр, татарча сүзлекләр ярдәмендә, укучылар «Баллы агач»ны тапты.
-
Лагерьныӊ унҗиденче көне 24.06.2017

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан Бөрбаш авыл ФАП шәфкать туташы Рашидә апа Зарипова укучыларга «урман бете» турында лекция укыды. Аныӊ кешегә зарары хакында аӊлатты, укучыларныӊ сорауларына җавап бирде. « Наркотикларга – юк!» темасына рсем конкурсы үткәрелде.
-
Лагерьныӊ уналтынчы көне 23.06.2017

Лагерьныӊ бүгенге көне мавыктыргыч булды. Һәркем үз тырышлыгы белән лагерьга карата «Кычкыргычлар» (Речевка) уйлап чыгарган. Һәр отрядныӊ үз «кычкыргычын» булдырдык.
Авылыбызныӊ тарихын тирәнтен белү максатыннан «Бөр чишмәсе» неӊ башланган урынына бардык, аныӊ тәмле суларын эчеп кайттык -
Ашханәдә тәмле ашаталар 22.06.2017

Лагерьдә эшләүчеләрне повар апалар тәмле ризыклар белән сыйлап торалар.
-
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе 21.06.2017

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында укучыларыбыз өчен тәрбияви чаралар үткәрелә.
-
Хезмәт ял лагере 20.06.2017

Мәктәп бакчасында эш гөрли, укучыларыбыз чүп утыйлар, помидор, кәбестәләргә су сибеп төпләрен йомшарталар.
-
Лагерьныӊ унбишенче көне 19.06.2017

Бүген туган ягыбызны, туган җиребезне зурлап патриотик җырлар конкурсы узды. Укучыларыбыз белән «Гүзәл туган ягыбыз», «Мин яратам сине Татарстан», «Татарстан гимны»н башкардык. Укучыларыбызныӊ һәркайсы бик актив булды. Иӊ-иӊнәренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьныӊ ундуртенче көне 18.06.2017

Тарихи экскурсияләрне дәвам итеп Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы музее»нда булып кайттык. Музейда бик күп экспонатлар тупланган. Музей хезмәткәрләре безне бик җылы каршы алды. Кызыклы экскурсия үткәрде. «Кояшкай» лагеры балалары, Сезгә үзенеӊ зур рәхмәтен җиткерә.
-
Лагерьныӊ унөченче көне 17.06.2017

Бу көн тарихи экскурсия көне буларак истә калачак. Чөнки без Балтач районы Карадуган авылында урнашкан «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда кунакта булдык. Музейда бик күп экспонатлар тупланган.
Анда безне музей хезмәткәрләре самавырлар кайнатып, тәмле чәйләр белән сыйлады. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. -
Лагерьныӊ уникенче көне 16.06.2017

ГТО – нәрсә ул? Отрядлар арасында спорт уеннарыннан торган ярышлар узды. Спорт уеннарына багышланган викторина буенча көч сынаштылар.











