МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
“Гаилә көне” 19.05.2017

“15 май Гаилә көне” уңаеннан барлык классларда да тәрбия сәгатьләре, очрашулар үткәрелде.11 класс укучылары классташлары Рөстәмнең әтисе Низамиев Рафис Равил улы белән очрашты Рафис абый үзенең тормышын, гаиләсе турында сөйләде. Укучыларга имтиханнарын уңышлы бирүләрен һәм киләчәктә матур гаилә коруларын теләп калды.
-
Әтиләр белән очрашу 19.05.2017

16 май көнне 5 нче сыйныф укучылары Мифтахов Фәргат Миннәхмәт улы белән очрашып “Гаилә-бәхет ачкычы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр.Әтиләр гаиләнең терәге, саклаучысы икәненә инандылар.
-
“Иң күп макулатура җыючы” 18.05.2017

13 нче май көнне укучыларыбыз макулатура җыйнауда актив катнаштылар. Мәктәп буенча барлыгы 1060 кг макулатура җыелды. “Иң күп макулатура җыючы” 3 нче сыйныф укучысы Нурмиева Зилә булды. Ул 88 кг кәгазь тапшырды. Афәрин Зилә!.
-
Арадаш аттестация 18.05.2017

16 май көнне башлангыч сыйныфларда рус теленнән, рәсем фәннәреннән арадаш аттестация үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен кабат тикшерә алдылар.
-
Котлыйбыз 17.05.2017

“Бәллүр йолдызчык” конкурсында актив чыгыш ясаган өчен 4 нче сыйныф укучысы Мухарлямова Динә эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Очрашу 17.05.2017

15 май көнне 9 сыйныф укучылары өчен №2нче филиал ГАПОУ Арча аграр профессиональ колледж укытучылары белән очрашу үткәрелде.Авыл-хуҗалыгы профессияләре турында белешмә бирелде.
-
Котлыйбыз! 16.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Оныклар Җиңүне ясый” V нче Республикакүләм конкурсының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнис 2 урында калып грамота белән бүләкләнде.
-
Иртәнге линейка 16.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” – 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
15 май –гаилә көне
15.05.2017
15 май гаилә көне буларак билгеләнә. Бу көн уңаеннан мәктәп буенча төрле чаралар үткәрелә.
-
«Мәдәни көндәлек» битләренә йомгак 15.05.2017

«Мәдәни көндәлек» битләренә йомгак ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл китапханәсендә китап уку бәйрәме үткәрелде.











