МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Талантлар парады 24.05.2017

Район күләмендә уку елы дәвамында олимпиадаларда катнашып уңышларга ирешкән укучыларны хөрмәтләү йөзеннән "талантлар парады" узды. Әлеге парадта мәктәбебез укучылары Гильмуллин Фәнис,Нуретдинов Нияз,Фахретдинов Рүзәл, Латыпова Алсу,Нуретдинова Фирүзә, Мотыйгуллина Нәзирә, Гимадиева Филүзә,Хазиева Динә катнашты. Аларга район мәгариф идарәсенең грамоталары тапшырылды.
-
“Поход” 23.05.2017

20 май көнне укучыларыбыз урманга походка барып рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап,табигатьнең матурлыгы белән сокланып кайттылар.
-
19 май- Пионер туган көне 23.05.2017

19 май- Пионер туган көне уңаеннан мәктәбебездә пионер-варислар өчен тантаналы линейка үтте.
-
Вариска кабул итү. 23.05.2017

19 май көнне 4 нче сыйныф укучыларын вариска кабул итү линейкасы уздырылды
-
Сынау имтиханнары. 22.05.2017

18, 19 нчы май көннәрендә 9 нчы сыйныфларда рус теленнән, математикадан сынау имтиханнары үткәрелде. Укучылар кабат белемнәрен тикшерделәр.
-
Бакчада эш гөрли 22.05.2017

Мәктәп бакчасында язгы эшләр гөрли. 8, 10нчы сыйныф укучылары суган, чәчәк утырттылар. Укучыларыбыз бик тырышып эшләделәр,аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мониторинг эше. 21.05.2017

17 нче май көнне 11 нче сыйныфлар татар теленнән мониторинг эшләделәр
-
“Гаилә татулыгы белән көчле” 21.05.2017

18 нче май көнне 8 нче сыйныфларда “Гаилә татулыгы белән көчле” дигән темага тәрбия сәгате үтте.Тәрбия сәгатенә Дәминов Рәдифнең әнисе Минзәлия апа килгән иде.Өч бала тәрбияләүче әни буларак, ул балаларга үзенең киңәшләрен җиткәрде.Укучыларның сорауларына җаваплар бирде һәм өлкәннәрнең сүзен тыңларга,тырышып укырга кушты.
-
Арадаш аттестация 20.05.2017

19 май көнне бишенче сыйныфларда математика фәнненнән арадаш аттестация үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен кабат тикшерә алдылар.
-
“Гаилә көне” 20.05.2017

“15 май Гаилә көне” уңаеннан башлангыч классларда “Минем гаиләм” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды..











