муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Яшел ут" конкурсы 24.01.2018 Зурлар төркеме тәрбиячесе Зөһрә Ильгизовна авыл детсадлары арасында үткәрелгән "Яшел ут" конкурсында финалга чыкты. Без аңа уңышлар телибез.

-
Мин һәм куркынычсыз юл 19.01.2018

Бездә бәйрәм. Бәйрәмебезнең кунаклары – әти-әниләр. Алар безнең белән бүген белем алдылар, уйнадылар, кызыклы биремнәр үтәделәр. Бәйрәмебез юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Дөресрәге сүзебез "Фликер"лар, яктылык кайтаргыч беләзек (браслет) һәм тасмалар (лента) турында булды. Бәйрәм ике өлешкә буленеп беренче өлеш файдалы мәгълүмат алуга юнәлтелгән булса икенче өлеш төрле күңел ачу уеннары белән дәвам итте.
-
Әти - әниләргә зур рәхмәт! 18.01.2018 2017-2018 нче уку елы башында үткән ремонтта зур көчләрен керткән әти - әниләргә олы рәхмәтебезне ел буе әйтеп киләбез. Бүген Мөхәммәтгалиев Госман абыйга директор исеменнән грамота тапшырылды.

-
Әти-әниләр җыелышы 18.01.2018

Бүген без әти - әниләр өчен гомуми җыелыш үткәрдек. Җыелышта директорыбыз Рәҗәп Фәтхетдинович мәктәп - бакча яңалыклары, завхозыбыз Алсу Мәгъфуровна туклану буенча булган үзгәрешләрне аңлатып чыгыш ясадылар. Ахырдан әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде.
-
Ел укытучысы - 2018
10.01.2018
Укытучыбыз Низаметдинова Суфия Ильсуровна "Ел укытучысы - 2018" конкурсының район турында катнашты. Бүген ул Янгул мәктәбенең 2 сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде. Без аңа зур уңышлар телибез.
- 3 нче чирекне башладык 09.01.2018 Укучылар яңа көч туплап 3 нче чирекне башладылар. Зур уңышлар сезгә!
-
Яңа ел аяк атлый! 28.12.2017

Ап-ак карларга уралып
Син киләсең яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле
Булсын безнең яңа юл.
Бүген зурлар төркемендә балаларыбыз күптән көткән Яңа ел бәйрәме булды.
-
Яңа бәхет, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!
27.12.2017
Бүген кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм әкияти-тамаша белән башланып китте. Эт, Чикылдык, Хихылдык, Кыш бабай һәм Кар кызы- барысы да бәйрәмгә килгәннәр иде. Алар төрле маҗараларга тап булдылар. Әкиятнең ахыры бик кызык тәмамланды. Чыршы янында нәниләр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай бүләкләрен тапшырды.
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Бәйрәм китергән өчен.
Балаларның күңелләрен
Шатлыкка төргән өчен.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2017

Бүген мәктәптә укучыларның Чыршы бәйрәме булып узды.
Нинди матур безнең чыршы –
Җем-җем килеп яна ул!
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
- Кышкы каникуллар башланды. 25.12.2017 Бүгеннән укучыларыбыз кышкы каникулларга киттеләр. Күңелле ял итеп, исән-сау мәктәпкә әйләнеп кайтыгыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.













