муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Бакчабызда язгы эшләр гөрли 01.06.2017 Бакчабызда бүген күмәк эш гөрләде.Түтәлләр ясадык, суган утырттык, кишер, чөгендер чәчтек.

-
Уку елын тәмамладык 31.05.2017 Уку елын йомгакладык.Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде,ата-аналар белән җыелыш уздырылды.Җәйге каникул чорында балаларның куркынычсызлыгы өчен җавап бирү аларга йөкләтелде, имзалар куелды һәм каникулга озаттык.

-
Сау бул, гүзәл бакчабыз
29.05.2017
Һәр ел саен менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалары
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә.
-
Табигать кочагында 26.05.2017

И рәхәт булды да соң бүген! Язгы табигатьнең яшел кочагында рәхәтләнеп ял иттек. Гөл,чәчәкләр өзмәдек без, Куаклар сындырмадык. Яшел табигать аланында Уйнадык та җырладык. Кояшка карап елмайдык, Җилләргә сәлам әйттек, Һәркем өйгә алып кайтты Бер кочак сәламәтлек.
-
Ак юл сезгә, дүртенчеләр! 25.05.2017

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде үзебез.
Башлангыч мәктәп белән
Хушлашабыз бүген без.
Бүген бездo зур бәйрәм. Балачакны озату, башлангыч мәктәп белән саубуллашу бәйрәме. 4 ел элек 6 укучыбызны мәктәп бусагасыннан каршы алган идек. Инде менә саубуллашыр вакыт та җиткән! Шушы 4 ел уку дәверендә без бер гаилә булып яшәдек, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бүген бик ямансу, чөнки нәни бармакларыннан тотып, тәүге хәрефләрне язарга, Әлифбадан хәреф танырга өйрәткән карлыгачларыбызны очырабыз. Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!
Кыңгырау да бүген никтер моңсу,
Салмак кына суза тавышын.
Ул да шулай кичерәдер
Дусларның китү сагышын.
Ак юл сезгә, дүртенчеләр,
Телиләр дуслар.
Авырлыкны җиңү өчен
Табыгыз көчләр.
-
Помидор үсентеләре үстереп сатабыз 17.05.2017

-
Арадаш аттестацияләр үткәрелә 16.05.2017

Бу көннәрдә һәр сыйныфта арадаш аттестация эшләре үткәрелә. Быел 1 сыйныф укучылары да бу эшне бик тырышып эшлиләр.
- "Мәдәни көндәлеккә" нәтиҗә 10.05.2017 Укучылар ел дәвамында "Мәдәни көндәлек" белән эшләделәр.Бу конкурска авылыбыз китапханәчесе Маннанова Миләүшә апабыз нәтиҗә ясады.
-
Искә алыйк, оныта күрмик! 08.05.2017 Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, батыр авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында, митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары,сугыш чоры балалары, авыл халкы, укытучылар коллективы һәм укучылар, килгән кунаклар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр Җиңү бәйрәменең иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат яшь буынның, митингта катнашучыларның исенә төшерде, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә чакырды. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

-
Кошларны танырга өйрәнәбез 03.05.2017

Яз җитте,яз җитте!
Сайрый яз кошлары
Кадерле безгә яз,
Без бит яз дуслары.













