муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 16.02.2017 Бүген полиция хезмәткәре Раушания Ленаровна белән бай эчтәлеккә ия булган очрашу булды.

-
Муса Җәлил-халык улы 15.02.2017

Бүген без “Муса Җәлил-халык улы”исемле кичәгә җыелдык. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. М.Җәлил иҗатына багышланган бу кичәдә укучыларыбыз белемнәрен сынадылар.
-
Зур җиңүе белән котлыйбыз 13.02.2017 “Әдәби герой музее”республика конкурсының район турында мәктәбебез укучысы Хәбибуллин Әмир “Минем яраткан әдәби героем”номинациясендә 2 урынга лаек булды.Аны зур җиңүе белән котлыйбыз.

-
Бөтенроссия чаңгы юлы көне - 2017 11.02.2017 Мәктәптә “Бөтенроссия чаңгы юлы көне - 2017” уңаеннан , чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта барлык укучылар да, укытучылар да, тәрбиячеләр дә, башка хезмәткәрләребез дә актив катнаштылар.

-
Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз, олы бәйрәмең өчен. 10.02.2017

1 нче сыйныф укучылары «Әлифба бәйрәме»н үткәрделәр. Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әти-әниләргә үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
Беренче китап син булдың,
Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул –
Син аерылмас дус инде!
-
Чаңгы шуарга була
09.02.2017
Нинди рәхәт бүген һава -
Чаңгы шуарга була.
Чаңгы шуган бала гына
Һәрчак сәламәт була.
Физик тәрбия дәресләрендә укучылар мәктәп яны мәйданчыгында чаңгы шуып, сәламәтлекләрен ныгыталар, кышкы табигатьнең сихри матурлыгн да күзәтәләр.
-
Әлифба бәйрәменә әзерләнәбез 08.02.2017

Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Бу көннәрдә укучылар бердәм рәвештә "Әлифба бәйрәме"нә әзерләнәләр.
-
Көн саен карап, мин сибәрмен су 01.02.2017

Бүген балалар, үсешен күзәтү максатыннан, суган утырттылар. Алар суганның тишелеп чыкканын күзәтерләр,кыягының яшел төстә икәнен өйрәнерләр.
Балчык йомшартып
Утыртам суган,
Шытып, яшәреп
Чыгар әле ул.
Көн саен карап,
Мин сибәрмен су,
Яшел кыягын
Миңа сузар ул.
-
Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар 31.01.2017 Балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек эш дәфтәрләре белән шөгыль бик нәтиҗәле. Балалар да бу эштә теләп катнашалар.Берничә елдан мәктәп укучылары буласылары бар бит аларның.

-
Табигать почмагында 30.01.2017

Табигать почмагында эш, күзәтүләр һәр ел фасылына туры килерлек итеп үткәрелә безнең балалар бакчасында.Кыш көне дә эшләр дәвам иттерелә.Гөлләргә бергәләп су сибәләр,яфракларының тузаннарын сөртәләр,календарь белән даими эшлиләр балаларыбыз.













