муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә 07.04.2017

Башлангыч укучылары өчен Учи.ру сайтында рус теленнән "Русский с Пушкиным" онлайн-олимпиада бара.11 апрельгә кадәр сынау туры, ә 12 - 19нчы апрель көннәрендә төп тур үтәчәк. Укучыларыбызны катнашырга чакырабыз һәм аларга уңышлар телибез.
-
«Билингваль балалар бакчасы» конкурсының республика этабы 06.04.2017

Бүген без «Билингваль балалар бакчасы» конкурсының республика этабында катнаштык. Мәгариф һәм фән финистрлыгыннан килгән комиссия җирәбә белән билгеләп бездә булып китте.
-
Әти-әниләр өчен ачык дәресләр 05.04.2017 Бүген 1нче,2 нче,4нче сыйныфларда әти-әниләр өчен ачык дәресләр үткәрелде.Алар математика һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән дәресләр карадылар.

-
Әти-әниләр җыелышы 05.04.2017 Әти-әниләр өчен җыелыш үтте. Һәр укытучы сыйныфларда укучыларның укудагы өлгерешләре, тәртипләре буенча йомгак ясады, әңгәмәләр үткәрде.

-
Сәламәт гаилә - сәламәт бала 29.03.2017 Спорт – вакытны дөрес бүлә белү чарасы гына түгел, ә рухи һәм физик сәламәтлекне ныгыту чарасы да. Шуны истә тотып бакчада әти-әниләр белән "Сәламәт гаилә - сәламәт бала" дип аталган кичә үтте.

-
Туган көн белән! 27.03.2017

Бүген кечкенәләр төркемендә Ләйләбезнең туган көне.Без аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхетләр телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
-
Нәүрүз- яз бәйрәме 23.03.2017

Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең җиребез.
Уйнап-көлеп, җырлап биеп,
Шулай күңел ачабыз!
Бүген без кышны озаттык, ә язны каршы алдык. Саф һавада рәхәтләнеп ял иттек. Кыш бабай белән Яз кызының көч сынашканнарын күзәттек, уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Ахырдан коймак белән чәй эчтек.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2017

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын
-
Язгы каникул! Ура! 20.03.2017 Бүгеннән язгы каникул башланды. Без укучыларыбызны 9 көнгә ялга озаттык. 29 нчы март көнне яңа көчләр туплаган укучыларыбызны мәктәптә көтәбез.

-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 17.03.2017 Укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшердек. Төрле ситуацияләрне чиштек, сорауларга җавапларны бергәләп эзләдек.














