муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык.
04.10.2017
Әбиебез, кадерлебез безнең,
Иң өлкәне шушы гаиләдә.
Чын йөрәктән сине котлар өчен
Җыелыштык бүген бәйрәмгә.
Бүген без өлкәннәребезне авылыбызның клуб хезмәткәрләре оештырган чәй табыны артында котладык. Аларга багышлап җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик! 01.10.2017

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны җиткерәбез! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз. Барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
Бакчадагы мул уңыш 23.09.2017 Мәктәп каршындагы яшелчә бакчасында быел уңыш бик мулдан булды. Бүген коллектив белән җыелып бәрәңгене сөенеп алдык. Һәркем өмәдән зур канәгатьлек белән таралды.

-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 19.09.2017 Бүген полиция хезмәткәрләре белән очрашу үтте. Раушания Ленаровна һәм Ләйлә Тәбрисовна укучылар һәм бакча балалары белән бай эчтәлекле әңгәмә үткәрделәр.

-
Милләтләр кроссы-2017 16.09.2017 Бүген "Милләтләр кроссы-2017" исеме астында бөтен коллективыбыз белән йөгерү көнендә катнаштык.

-
Мәдәни көндәлекләр тапшыру 15.09.2017 Укучыларга китапханәче Маннанова Миләүшә апалары мәдәни көндәлекләр тапшырды. Әлеге көндәлекләр белән эшләү тәртибе янәдән аңлатылды.

-
Күмәк эш 14.09.2017 Бүген дә көне буе бездә кызу эш кайнады.Балтачның 1 нче номерлы балалар бакчасыннан Фарис абый,5 нче номерлы балалар бакчасыннан Альберт ярдәм итте. Олы кү ңелле бу хемәт кешеләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

-
Күмәк эш 13.09.2017

Бездә ремонт эшләре дәвам итә. Бүген әтиләр, бабайлар ярдәме белән койма баганалары утырта башладык. Эшебездә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экстремизмга каршы көрәш 07.09.2017

Экстремизмга каршы көрәш көне уңаеннан укучылар белән "Без экстремизмга каршы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
-
1нче сентябрь - Белем көне 01.09.2017

Кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне,укучылар, укытучылар! Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!













