муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Сөмбелә - көз бәйрәме. 01.11.2017

Бүген безнең залыбызда якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген бакча балаларының көз бәйрәмнәре булды.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
-
Үз муллыгы белән көзләр килде, Йомгак ясап җәйге хезмәткә. 27.10.2017

Бүген -көз бәйрәме
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр...
Бүген безнең мәктәптә көз бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих 25.10.2017

"Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих" исеме астында парламент дәрес үтте. Бу дәрескә районыбыз депутаты Тимур Фаргатович чакырылган иде. Ул укучыларга конституция турында сөйләде.
-
Вебинарда катнаштык 25.10.2017 Бүген укытучылар «Организация и проведение Всероссийского экологического урока» темасына багышланган вебинар тыңладылар.

-
Күрсәт әле, үскәнем! 19.10.2017 Нәниләр төркеме җырлы биюләрне яратып башкаралар.

-
Без яшәгән йорт 18.10.2017 Зурлар төркеме балалары белән "Без яшәгән йорт" темасына рус теленнән шөгыль үтте.

-
Әйлән-бәйлән бәйрәмнәр 13.10.2017

Зурлар төркемендә кеше сурәтен ясап, күмәк эштән үзләренең рәсемнәрен таба алу максатыннан шөгыль үтте.
-
Нәниләр төркеме көз бәйрәменә әзерләнә 10.10.2017

Яңгыр түгел, кар да түгел
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле
Кушыл син дә бу җырга.
-
Ярминкәлләр - муллык билгесе
08.10.2017
Бүген районыбызда үткән ярминкәдә катнаштык. Ярминкәлләр - муллык билгесе, дип кайттык без.Алдагы ярминкәләр дә бүгенгедәй мул сыйлы булсын.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН! 05.10.2017

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбриклибез. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, сабырлык, иҗади ачышлар телибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Укытучы - нинди бөек исем!
Рәхмәтле без, Сезгә, гомергә.
Балалардан игелекләр күреп,
Насыйп булсын белем бирергә!













