муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Без әзер! 21.12.2017

Яңа елның соңгы сәгатендә Әтәч кычкыру белән сары Эт елы киләчәк.Шушы куанычлы вакыйганы без зур әзерлек белән көтәбез. Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итә. Куанычлы, тыныч, имин еллар килсен дип тели.
-
Сыннар ясыйбыз
18.12.2017
Кардан сыннар ясыйбыз. Мәктәбебез Яңа ел бәйрәменә әзерлекне сыннар эшләүдән башлады. Һәркем бу эшкә бик теләп катнашты.
-
Юбилеең белән, Зөлфә Фоатовна!
14.12.2017
Бүген бездә зур бәйрәм
55 тулган көнең.
Якты нур сибә җиһанга
Кояштай көләч йөзең.
Котлыйбыз, котлыйбыз
Сине юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшә син шатлык белән.
Юлларыңа синең бары
Алсу нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сиңа бары
Шатлык-бәхет китерсен.
-
"Бозда сак бул!" рәсем конкурсы 11.12.2017 "Бозда сак бул!" рәсем конкурсы үтте.

- Тәҗрибә уртаклашуда катнаштылар 04.12.2017 Бүген директорыбыз Бәдретдинов Р.Ф. һәм укытучыбыз Низаметдинова С.И. МБОУ "Ор башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы"нда тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарда катнашып кайттылар.
- 02.12.2017 Бүген зурлар төркеме балаларының Чыршы бәйрәме узды. Программада биюләр, күңелле шигырьләр, Кыш бабайны шаярту һәм күмәк җырлар бик күп иде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Яңа бәхет, зур уңышлар Алып килсен Яңа ел. Шатлык белән үтсен һәр көне, Котлы булсын, Яңа ел!
-
Әниләр көне белән котлыйбыз! 27.11.2017

Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә
-
Минем гаиләм 24.11.2017

Тәрбияче апаларыбыз шөгыльләрне бик эчтәлекле, күңелле итеп үткәрәләр.Бүген алар балаларда гаилә әгъзаларына ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату , үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан шөгыль үткәрделәр.
-
"Яшел дулкын" конкурсында көч сынаштык 16.11.2017

Район күләмендә үткән "Яшел дулкын" конкурсында тәрбиячебез Шәйхетдинова Зөһрә Илгиз кызы катнашты. 1нче номерлы балалар бакчасында "Ялтра һәм күрен" шөгыле аша яктылык кайтарткыч беләзек, тасмалар тагып йөрүнең кирәклеген бик матур итеп аңлатты.
-
2 нче чирекне башладык 07.11.2017

Күз ачып йомганчы, каникуллар үтеп тә китте. Алда иң кыска, әмма иң җаваплы чирекләрнең берсе. Бу чирек ахырына иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - Яңа ел җитәчәк! Шуңа күрә бүгеннән үк җиң сызганып укырга керешик! 2 нче чиректә барыгызга да зу-у-ур уку теләге, бик күп "4"ле, "5"леләр телибез!













