муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Медосмотр үтте 17.03.2017 Бүген участок педиатрлары безнең сәламәтлегебезне тикшерде.

-
"Весь мир во мне. Ив мире я - как дома" акциясе 16.03.2017 Бүген Давид Никитич Кугультиновның тууына 95 ел булу уңаеннан "Весь мир во мне. Ив мире я - как дома" акциясендә катнаштык.

-
Гаиләм-гомер бишегем 11.03.2017 Бүген авылыбыз клубында коллективыбыз, әти-әниләр көче белән әзерләнгән "Гаиләм-гомер бишегем" исеме белән аталган концерт куйдык. Концерт алдыннан үткән ярминкәбез дә кичәбезгә ямь өстәде. Биючеләребез ярчып-очып биеделәр, җырчыларыбыз көр тавышлары белән тамашачыны сихри моңга күмделәр. Залда утырган халык һәр чыгышны рәхәтләнеп карады, көчле алкышларга күмде.Ә без, зур хөрмәткә лаек булган әти-әниләребезгә, чын күңелебездән рәхмәт әйтәбез. Сәламәт булыгыз,тигезлектә бәхет белән муллыкта яшәгез.

-
8 март белән! 08.03.2017

8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
Әниләрне, әбиләрне,
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Бар дөнья көлеп торсын 07.03.2017

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Бүген бездә бик матур бәйрәм кичәсе үтте.Әлеге бәйрәмгә иң кадерле кешеләребез,кадерле әти-әниләребез чакырулы иде.Әлеге кичәбез безгә әти-әниләребезне наз-яратуыбызга күмәргә, җылы котлау сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирде.Укучылар әти-әниләренә үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Үз кулларың белән күңел җылыңны биреп ясаган бүләкне кадерле кешеләреңә тапшыруы нинди зур куаныч бит ул!
-
Китапханәдә 01.03.2017

Укучылар авыл китапханәсендә Швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаена “Волшебница из Швеции” исемле кычкырып уку конкурсында катнаштылар.
-
Язның беренче көне! 01.03.2017

Язның беренче көне белән котлыйбыз! Яз айлары сезгә бәхет, шатлык, күтәренке кәеф алып килсен!
Яз тавышы килә карлар ярып,
Иркен күктә кояш ялтырый.
Ак болытлар берсен берсе куып,
Әйтерсең лә качыш уйнаклый.
Яз тавышы килә карлар ярып,
Туган ягым тыңлый тавышын.
Еракларга киткән кошкайларның,
Ишетелә канат кагышы!
-
Әтиләргә бүләк ясадык 23.02.2017

Кадерле әтиләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!Тормышларында зур уңышлар,сәламәтлек, бәхет телибез!!!Бүләкләребез сезгә иң җылы хисләребезне җиткерсен!
-
Всероссийский заповедный урок. 22.02.2017 Обучающиеся нашей школы присоединились к акции «Всероссийский заповедный урок». Был показан видеоролик о Волжско-Камском заповеднике. Обучающиеся отметили актуальность темы экологии после просмотра презентации «Охрана природы».

-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган тел көне уңаеннан мәктәп-бакчада “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага кичә булып узды. Балалар киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш булуына төшенделәр.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел! (С. Әхмәтҗанова.)
Кичә ахырында зал белән “Туган тел” җыры җырланды.













