муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Өйрәнәм бит мин Солдат булырга! 20.02.2015

Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган…
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
-
Әтиләргә бүләк 19.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләргә бүләкләр әзерләдек.Бик тырышып үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләрне бәйрәм көнендә әтиләребезгә тапшырырбыз.
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
-
Эвакуация үтте 18.02.2015 Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген безнең зур коллективыбызда планлаштырылган янгынга каршы эвакуация булып узды.Директор Зөлфә Фоатовна эшләрнең бердәм баруын әйтеп үтте һәм төп кагыйдәне искәртте: иң элек бинадан чыгарга, ә аннан соң гына янгын сәбәбен ачыкларга. "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәктәптә дә, өйдә дә онытырга ярамый", – дип үз сүзләрен әйттеләр өлкәннәр балаларга.

-
Бөек Җиңүгә - 70 ел
13.02.2015
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына, Туган җир хакына
Бабайлар башларын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында укучыларга “Бөек җиңүгә 70ел” девизы астында сыйныф сәгатьләре үтә,китаплар күргәзмәсе оештырыла.
-
Россия чаңгы юлы - 2015 07.02.2015

Әлеге сәламәтлек бәйрәме бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгәнен күрсәтеп, бездә күңелле арганлык һәм онытылмаслык кичерешләр калдырды.
-
Тәҗрибә башланды. 05.02.2015 Безнең бакча балалары бүгеннән суган белән борчак утыртып күзәтү эшләрен башлады. Бу эш балаларда бик кызыксыну уятты , чөнки алар барысы да үзләре, үз куллары белән тотып эшләделәр, утырттылар , су сиптеләр.Ә бераздан яшелчәләрнең ничек тишелеп чыкканнарын , үсү дәверендә нинди үзгәгешләр булганын, бер-берсенә ошаганмы юкмы, шуларны чагыштырырлар.

-
Мин кулыма китап алам 04.02.2015

Авылыбыз китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, республика күләмендә үткәреләчәк нәфис сүз осталарын сайлап алу туры үтте.Чапшар башлангыч мәктәбеннән дә укучылар килде.Без ятлаган шигырьләребезне сөйләдек.Күрше авылдан килгән Тимофеев Алмазга ,шигырь сөйләү осталыгында, тиңнәр булмады.Безгә матур тормыш бүләк иткән,курку белмәс батырларыбызны әле күп тапкырлар барларбыз, аларга багышланган күп чараларда катнашырбыз.
-
Юбилей алдыннан 30.01.2015

Әй, мәктәбем белем учагы,Син гомернен иң гузэл чагы. Әйе, 2015 нчы ел мәктәп коллективы өчен аеруча истәлекле ел,20 еллык олы юбилеебыз безнең . 1995нчы елда без яңа бинага күчтек.Бу көннәрдә 20 еллык хатирәләрне яңартабыз без. Шушы еллар эчендә күпме балалар килде безнең бакчабызга, күпме укучылар укып чыкты! Без аларның һәрберсен яратабыз, сагынабыз һәм хәтерлибез.
-
Китапханәдә 23.01.2015

Бүген без авылыбыз китапханәсендә экскурсиядә булдык. Безне китапханәче апабыз Миләүшә Маннанова каршы алды. Миләүшә апа чыннан да үз һөнәренең остасы. Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора.Әйе, китапханәче Миләүшә апа белән аралашуы да үзе бер рәхәт.Китапханәчебез “Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа” исеме астында библиографик дәрес үткәрде.Безгә дәрес бик охшады. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.
-
Тау шуабыз. 14.01.2015

Шундый матур кышкы көннәр килде безгә! Үзебезнең апалар ясаган таудан көн саен чана шуабыз.Кыш бабай калдырган кар юрганы өстендә уйнавы бигрәк бигрәк рәхәт шул !
Кыш килде, салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Чана-чаңгыларны алып,
Тауда шуып уйныйбыз.













