муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Бүген Белем бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме.
Теләп безгә бишлеләр,
Озата әти-әниләр.
Бүген мәктәп-бакчабызда Белем бәйрәме гөрләп узды.Укучыларыбыз тагын да матурланып,үсеп килгәннәр.Исән-сау,борчуларсыз укырга язсын.Хәерле сәгатьтә!
-
Республика көне 30.08.2014

1990 елның 30 августы – Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн.
-
Сабантуй 31.05.2014

Шатлыклар - күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез,дуслар кунакка
Сабантуй бүген бездә!
Сабантуйда балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Кисеш,йөгереш,чүлмәк ватыш,аркан тартыш,йомырка кабып йөгерү,кашык белән су ташу,таяк тартыш...уеннарында бик теләп катнаштылар.
-
Хушлашабыз бакча белән 28.05.2014

Тик сез,берүк,без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык.
Без мәктәпкә барабыз.
Ел да була торган күңелле дә,моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте.Бүген бездә зур бәйрәм.Без бүген бакчабызның иң акыллы,иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга җибәрәбез.
- Экскурсияләр 26.05.2014
-
Хуш ,сөекле мәктәбем! 24.05.2014

Бу бәйрәмне котлап яңгырасын
Ашкынулы шатлык җырлары
Күңелләрдә онытылмаслык булсын
Гөрләп үткән мәктәп еллары.
. Бүген безнең 4 сыйныф укучылары күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш—саубуллашу иртәсен үткәрделәр. Әйе , алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллаштылар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәрелделәр.
Әти - әниләре, туганнары, укытучылар һәм бөтен кешелек алдында намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсүләрен теләп,аларны озатып калдык.
-
Бакчада эшлибез. 21.05.2014

Бар безнең бакчабыз,
Аннан уңыш алабыз.
Яз көне бик тырышып,
Күмәк эшләп алабыз.
Мул уңыш алу өчен бик күп тырышырга кирәк шул Юкка гына : "Язның бер көне ел туйдыра",-дип әйтмәгәннәрдер.
-
Бердәм экологик дәресләр 13.05.2014

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар...
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.
Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. Бүген безнең мәктәбебездә "Бердәм экологик дәресләр үтте"
-
Чәчәкләр утыртабыз 13.05.2014

Түтүлләрнең бөтен матурлыгы
Аллы-гөлле чәчәк булуда.
Мәктәп бакчабызның тышкы ягын матурларга керештек.Чәчәкләр ямь биреп торсын әле.
-
Бөек Җиңүгә 69 ел. 08.05.2014

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Авыл уртасында һәйкәл тора,
Гади таштан гына куелган,
Постаментка алтын хәрефләр белән
Батырларның исеме уелган.
Чал аналар килеп баш ияләр
Сагынуларын сөйләп җилләргә,
Оныклары килеп чәчәк сала
Һәм өйрәнеп китә җиңәргә !
.Безнең мәктәп-бакча балалары бүген һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.Безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алдылар.













