муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
- Әти-әниләр җыелышы 26.03.2015 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы булды.Әти-әниләрне укучыларның өлгереше, алда торган бурычлар белән таныштырдык.Бер-беребезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 20.03.2015

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Бүген без дә бәйрәм иттек, уеннар уйнадык, язга багышлап җырлар җырладык, ярышлар оештырдык. Бөйрәм барышында коймак белән чәй эчтек. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 20.03.2015

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Яу кырында калган авылдашлар исемлеге белән танышып,әңгәмәләр үткәрдек,аларны хөрмәт белән искә алдык.
-
Туган телне өйрәнәбез 13.03.2015 Тәрбиячеләр ике теллелеккә өйрәтү буенча әти-әниләр өчен бай мәгълумат тупланган информацион почмак эшләделәр.

-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 10.03.2015 Балтач төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары – Габдулла Гарифуллин (Яңгул), Хафиз Сабиров (Шода), Хәбибулла Ибраһимов (Куныр), Василий Булатов (Чутай), Гайфетдин Гыйльметдинов (Смәел), Бакый Рәхимов (Түбән Кенә) исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды.Без дә аларга багышлап бик эчтәлекле стенд эшләдек. Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Исәннәрнең кадерен белик Үлгәннәрнең каберен белик!

-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 07.03.2015 "Батыр якташларыбыз" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Якташларыбыз белән таныштырылды.Районыбыздагы Советлар Союзы Геройлары турында әңгәмәләр узды.

-
Гаилә бәйрәме 05.03.2015 Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Бу сорауга җавапны кичәге бәйрәмдә бик җайлы табарга мөмкин иде.Әти-әниләр белән бик матур бәйрәм үткәрдек.Ярыштык,биедек,җырлар җырлап көч сынаштык.

-
Алар даны мәңгелек 26.02.2015 Тәрбия дәресендә укучылар Советлар Союзы герое дигән бөек исемгә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Валя Котик, Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге яшь пионерларның тәвәккәллеге, батырлыгы кебек сыйфатлары укучыларда соклану хисе уятты.

-
Хезмәт төбе - хәзинә 24.02.2015 Балалар бакчалары да, мәктәп тә, гаилә дә бөтен яктан камил, белемле, хезмәт сөючән кешеләр үстерүне үзләренең төп максаты итеп билгели.Безнең дә әлеге максатны тормышка ашыру нәниләрдән үк башлана.Балалар бакчасы "Хезмәт төбе - хәзинә" проекты буенча эшли.

-
"Аҗаган" уенында 20.02.2015

Безнең мәктәп-бакчада ел саен февраль аенда “Аҗаган“ хәрби-спорт уены үттә. Аның балалар өчен иң күңелле вакыты - әлбәттә,ярыш. Быел да бу уен бик оешкан төстә үтте."Яшелләр" һәм "кызыллар" командалары ярышты.













