муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Нәниләр уены 21.05.2015 Яңгырлы көннәрдән соң, кояшлы көн сагындырган да соң.Нәниләребез комнан ниләр генә ясамадылар.Рәхәтләнеп уйнадылар, йөгерделәр,май аеның гүзәллегенә хозурландылар.

-
Бердәм экологик дәрес 13.05.2015

Экологик тема буенча тәрбия дәресләре үткәрелде.Алдагы көндә үткәрелгән агач утырту өмәсе зур тәрбия чарасы булып торды.
-
Агач утырту өмәсе 12.05.2015 Мәктәп - бакча каршында әти-әниләр белән агач утырту өмәсе үткәрелде.Безгә ярдәмгә килүләре өчен әти- әниләргә бик зур рәхмәт.Ял паркының матурлыгы белән киләчәктә хозурланырга язсын.

-
Хәтер.... 08.05.2015

Бүген бакча һәм мәктәп балалары белән сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның исемнәре язылган обелискка чәчәкләр куябыз. куйдык. Бөек ватан сугышында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдык,алар данына багышлап шигырьләр сөйләдек.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Бабайлар башларын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
-
Дус яшибез 08.05.2015 Бүген кичке сәгать 7 дә Бөрбаш авылына "Бер картлыкта, бер яшьлектә" исемле тамашабызны тәкъдим итәбез. Тамшачыларыбыз күп, юлларыбыз уң булсын.

-
Бер яшьлектә, бер картлыкта 30.04.2015 Авылыбыз мәдәният йортында әти-әниләр һәм коллективыбыз көче белән әзерләнгән "Бер картлыкта, бер яшьлектә" исеме астында тамаша күрсәттек.Тамаша алдыннан ярминкә гөрләде.Шундый зур рухи көчкә, мәдәнияткә, сәнгатькә ия булган әти-әниләргә зур рәхмәт. Тамашабыз бик эчтәлекле, матур, рәхәтләнеп ял иттерерлек булды.

-
Тыл ветераннары белән очрашу 30.04.2015

Тыл ветераннары белән очрашу балалар күңеленә аеруча һуш килде.Без аларга концерт номерлары күрсәттек, ә алар безгә үзләре белән сугышта, тылда булган вакыйгалар, җиңү көне һ. б. хатирәләр турында сөйләделәр .
Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып:
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 28.04.2015 Быел илебез фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Сугышның соңгы тавышлары яңгыраганнан соң инде 70 ел вакыт үтсә дә, ветераннарыбызның батырлыклары белән без барыбыз да горурланабыз, аларны олылап искә алабыз. Тәрбия сәгатьләребезнең дә максатлары шул бит.Укытучы һәм тәрбияче апаларыбыз балалар хәтерендә тирән булып уелып калырлык тәрбия сәгатьләрен еш үткәреп торалар. Без ул чактагы бик авыр, дәһшәтле һәм героик көннәрне онытырга тиеш түгел. Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Безнең бабаларыбыз яулап, көрәшеп алган күгебез һәрчак аяз булсын, сабыйлар күз яше беркайчан да түгелмәсен, дөньялар имин булсын!

-
Тукай эзләре буйлап 27.04.2015 "Тукай эзләре буйлап" дигән интеллектуаль уен үтте.

-
Бөек Җиңүгә 70 ел 22.04.2015

Китапханәче Миләүшә апабыз безне "Хәтер" китабы белән таныштырды.













