муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Кышның бер көне 08.02.2016 Кечкенәләр төркемендә "Кышның бер көне" исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды.Безнең әти-әниләребез бик сәләтлеләр, активлар.Берсеннән-берсе матур рәсемнәргә нәниләребез көн дә сөенеп карыйлар. Үскәч нәниләребез үзләре дә сездән калышмаслар. Рәхмәт сезгә, әти-әниләребез!

-
Без чаңгы шуарга яратабыз 05.02.2016

Тауга барып, рәхәтләнеп,
Чана, чаңгы шуабыз.
Кич җиткәндә барыбыз да
Алсу йөзле булабыз.
-
Без һәрвакыт әзер 01.02.2016

Ай-яй , салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Җылы итеп киенеп,
Саф һавага чыгабыз.
-
Без кошларны яратабыз 28.01.2016

Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
-
Сәламәт булыйк 25.01.2016

Без - сәламәт балалар.Шул сәламтлегебезне югалтырга теләмибез.Шуны истә тотып һәр иртәбезне зарядкадан башлыйбыз.
Зарядканы яратыгыз,
Көн дә аны ясагыз.
Барыгыз да кушылыгыз,
Безнең белән басыгыз.
-
Булачак укучыларыбыз 23.01.2016

Яңа елның өченче атнасыннан мәктәпкә булачак укучыларыбызны чакыра башладык.Булачак укытучылары Рәйханә Фәйзерахмановна аларны мәктәпкә әзерли башлады. Балалар бик тырышлар, дип мактый аларны остазлары.
-
Мониторингка әзерлекләр 18.01.2016

4 нче сыйныф укучыларының буш вакытлары бик аз. Алар һәр фәннән билгеләнгән бер көндә алда уздырылачак мониторингка әзерләнәләр.Аларга без зур ихтыяр көче, белем, сабырлыклар телибез.Уңышлар сезгә укучылар!
-
Әйдәгез, тау шуарга 15.01.2016

Звонок булды-
Физкультурага
Чаңгылар тагып,
Без киттек тауга!
Таудан выжылдап,
Шуып төшәбез,
Нәкъ апа торган
Җиргә җитәбез!
-
Саф һавада 13.01.2016

Сәламәт булу өчен күп итеп хәрәкәтле уеннар уйнарга, ешрак урамга чыгырга кирәк. Урамда бит шундый күңелле! Әнә, безнең бакчадагы балалар урамда вакытларын ничек күңелле уздыралар.Сәламәт, исән-сау булыгыз, балалар!Күңелле авазларыгыз көн дә яңгырасын!
-
Каникул тәмам 11.01.2016

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.Бүгеннән бик тырышып укый башладык. Мәктәптә игътибар белән дәрес тыңлыйбыз, язабыз, истә калдырабыз, белмәгәнне белергә тырышабыз, өйдә дәресләрне карыйбыз, кыскасы, эшебез бик күп хәзер.













