муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Тәҗрибә уртаклашу 09.10.2015 Бүген ,тәҗрибә уртаклашу максатыннан, үзара дәресләргә кердек.Дәресләрдә укытучыларның яңа таләпләр буенча укыту алымнарын өйрәндек, үз фикерләребезне әйттек, сорауларыбызга җаваплар эзләдек.

-
Чисталык көне 07.10.2015 Бу көннәрдә без "Чисталык көне" игълан иттек.Мәктәп - бакча тирәсен, күмәкләшеп, коелган яфраклардан чистарттык.

-
Өлкәннәр бәйрәме 05.10.2015

Бүген өлкәннәр бәйрәмен табын артында дәвам иттеләр.Бакча һәм мәктәп балалары аларга концерт номерлары әзерләп күрсәттеләр.Без аларны тагын бер тапкыр бәйрәм белән котладык.
-
Укытучылар көне 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Без сезне Укытучылар көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә шушы авыр, әмма мактаулы эшегездә тазалык,тынычлык, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, чибәр булып калыгыз.
Йөрәк түрләреннән урын алып
Гомер буе сине озата бара.
Уңыш, ялгышларны күзләп тора
Укытучы – бар дөньяга “Ана”.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Без әби-бабаларыбызны Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелен күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән , сезне, Өлкәннәребез!
Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп узсын сагыш- борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
-
Көзге уңыш 29.09.2015

Көзге уңышларны җыяр чак, дип бакчага җыйналдык.Кишер һәм чөгендер уңышына сөенерлек тә,сокланырлык та булган. Бик уңган бездә быел яшелчә!
-
"Көз" проекты 28.09.2015 Бакча балалары бу атнада "Көз" проекты буенча эш башладылар.Көзге табигать белән танышканнан соң, бераз күңел ачу бигрәк рәхәт булды.

-
Милләтләр кроссы 26.09.2015

Без барчабыз бергә "Милләтләр кроссы"на чыктык.Укучылар белән укытучылар зур канәгатьлек алып кайттылар.
-
Бәрәңге алабыз 23.09.2015 Бүген без бөтен коллектив белән бакчабызда үстергән бәрәңгене алдык.Көннең матурлыгына хозурланып, эшнең ахырына җиткәнне сизмәдек тә.Бәрәңге уңышы да сөенерлек булган.Шулай итеп һәр көнне әкеренләп кышка әзерләнәбез без.

- Туган як табигате 17.09.2015 Мәктәп укучылары көзге табигатьне күзәтү,табигый материаллар туплау максатыннан экскурсиягә чыктылар.













