муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Концертка әзерләнәбез 06.04.2016

Бу көннәрдә әти-әниләребез һәм коллективыбыз белән концертка әзерләнәбез.Берничә көн инде кичен авылыбыз клубы сәхнәсе, кече заллар гөр килеп тора.
-
"Туган тел" айлыгы 01.04.2016 Апрель ае безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны бүләк иткән ай. Шул уңайдан бүген без "Туган тел" айлыгын башлап җибәрдек.Һәр көнебез күңелле дә, кирәкле дә эш белән тыгызланган.

-
Сәламәт булыйк 28.03.2016 Бүген бездә медосмотр үтте. Участокның балалар табибы Зәкиева Диана Газинуровна балаларның сәламәтлеген кайгыртып, җентекле медицина тикшерүе уздырды.Сәламәтлекләрендә булган тайпылышлар турында кисәтелде. Табаб үзенең киңәшләрен бирде.

-
Нәүрәз мөбәрәк булсын! 22.03.2016

Бүген бездә "Нәүрәз" бәйрәме үтте.Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде.Ул безгә яз бүләк итеп калдырды.
Яз саен шулай яңадан килсен!
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Ял иткәндә 17.03.2016 Без вакытны бушка гына уздырмыйбыз. Тәнәфесләрдә шахмат уйныйбыз. Дуслар белән ярышу бик күңелле.

-
Минем тату гаиләм 15.03.2016

Бүген бакча балалары зур бәйрәм, "Минем тату гаиләм" исеме астында кичә үткәрделәр. Кичәбезгә бик күп гаиләләр җыелды. Ярыш формасында үткән кичә бик җанлы һәм күңелле булды.
Әти-әни , сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кош сыман әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
-
Минем гаиләм 09.03.2016 Тәрбиячеләр "Минем гаиләм" исеме астында стена газетасы күргәзмәсе оештырдылар.Һәр әти-әни үз гаиләсе турында бик матур газета ясап алып килгән иде.

-
Хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016 Кадерле әниләребез,хезмәттәшләребез! Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

-
Бүләкләребез әзер 04.03.2016 Бакча балалары 8 Мартка бик матур бүләкләр ясадылар. Тырышып, үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр кадерле әниләребез өчен.Без СЕЗне бәйрәмегез белән котлыйбыз.

-
Гаилә бәйрәме 04.03.2016

Бүген мәктәптә "Гаилә бәйрәме" үтте.Бәйрәмгә әтиләр дә, әниләр дә килделәр. Һәр гаилә үзе аерым команда булып ярышты. Кичә ярышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барылды.
Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.













