муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
- Читаем детям о войне 05.05.2016 Бүген без авылыбыз китапханәчесе Миләүшә апада китапханәдә булдык. Сугыш турында, герой сугышчылар турында китаплар укыдык, яңа китаплар белән таныштык, презентация карадык.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел 26.04.2016

Бүген без халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан кичә үткәрдек.Кичәдә Тукайның шигырьләре яттан сөйләнде, җырлары җырланды. Викторина сорауларына җаваплар таптык.
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
-
Тукай бабайда кунакта 25.04.2016 Тәрбияче апалар балалар белән “Тукай бабайда кунакта” дип аталган иртә үткәрделәр. Нәниләр Тукайның “Кызык укучы”, “Бала һәм күбәләк” һәм башка күп кенә шигырьләре белән якыннан таныштылар, үзара фикер алыштылар. Тукай әсәрләре буенча киенгән тәрбияче апалары чын әкияттән килгән персонажлар иде. Балалар өчен бүгенге иртә бик мавыктыргыч бәйрәм, шул ук вакытта белем алу өчен менә дигән дәрес булып үтте. Без – Тукайлы халык! Һәм Тукай да – татарлы әдип!

-
Өмә 22.04.2016 Бүген язгы өмә оештырылды. Тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләдек бу көнне. Тирә- юнь шау-гөр килеп торды. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда әле безне тагын өмәләр көтә...

-
Без Тукайны укыйбыз 21.04.2016

Бүген без китапханәдә булдык.Безне китапханәче апабыз, Миләүшә Вагыйз кызы, Тукай әсәрләрен кычкырып укырга чакырды. Миләүшә апа безне Габдулла Тукайның бик күп китаплары белән таныштырды.Тукайның әсәрләрен кычкырып укып кына калмадык, һәрберебез яттан да сөйләп чыктык.
Апрель җитсә исемеңне
Җырына куша тургай
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!
-
Тукай дәресләре 20.04.2016

Бүген бездә Тукай дәресләре үткәрелде. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлын өйрәнделәр, аның әсәрләре буенча фикер алыштылар ,. Бөтен күрсәтелгән дәресләрдә күренеп тора: укучылар Тукай иҗатын яратып өйрәнәләр, Тукайны яхшы беләләр.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
-
Тукай дәресләре 20.04.2016

Тукай дәресләре балалар бакчасында да бик мавыктыргыч үтте. Безнең балалар Тукай турында бакчадан ук ныклы белем туплыйлар. Дәресләрдә алар бик актив, игътибарлы, кызыксынучан булдылар. Алар үзләренең чын Тукай оныклары булуларын күрсәттеләр.
-
Без Тукайны ясыйбыз 13.04.2016

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,
Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.
Г.Тукай иҗаты белән танышканнан соң, укучылар аның әсәрләре буенча рәсемнәр ясап алып килделәр.
-
Тукай юлы 11.04.2016

Сыйныф бүлмәләрендә стендлар Габдулла Тукаебызга багышлап яңартылдылды.Кечкенә Апушны бөек шагыйрьгә әйләндергән тормыш юлларын ачык чагылдыра бу стендлар.
-
Әле шундый чагыбыз
09.04.2016
Биемичә ничек инде
Түзсен җаныбыз?!
И-и-их, биибез! Безнең әле
Шундый чагыбыз!
"Әле шундый чагыбыз" исеме астында әти-әниләр һәм коллектив көче белән әзерләнгән концерт программасы авыл халкына ошады. Әти-әниләрнең яшьләрчә җилкенеп биюләре, моңлы итеп җырлаулары артистлар чыгышыннан ким булмады.Залда яңгыраган көчле алкышлар авылдашларның олы рәхмәте булып иреште.













