муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Сабантуе 31.05.2016 Ел саен традиция буенча уку елын йомгаклауга һәм балаларны яклау көненә карата быел да балалар Сабантуе гөрләп узды. Гореф -гадәтләребез, йолаларыбыз белән балаларны якыннан таныштыру, тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән оештырылган бу бәйрәм искиткеч матур узды.

-
Иң рәхәт көн 27.05.2016

Уку елын уңышлы гына тәмамладык. Бераз ял да итсәк була ,дип бүген походка җыенып чыгып киттек. Табигать матурлыгына хозурланып, ел да килә торган, яраткан урыныбызга бик тиз килеп җиткәнбез. Мондагы әкияти матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел. Безнең өчен иң истә калырлык күренеш кыр үрдәге күрү булды. Безнең өчен иң рәхәт көннәрнең берсе булды бүген.
Җир-анабыз, табигатең гүзәл,
Иксез-чиксез дала-кырларың.
Суларың саф булсын,һаваң чиста,
Шаулап торсын яшел урманың!
-
Сау бул, башлангыч мәктәп 26.05.2016

Инде менә 4 ел вакыт узган
Бусагаңны синең атлауга.
Хәзер инде без бурычлы сине
Күз карасы кебек сакларга .
26 нче май көнне мәктәбебездә дүртенче сыйныф укучылары өчен “Сау бул, башлангыч мәктәп” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары, әти – әниләр, укытучылар катнашты. Тантанада 4 нче сыйныф укучыларын укыткан укытучылары, әти – әниләре котлады. Башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау хөрмәтенә укучылар,киләчәккә матур теләкләр теләп шарлар очырдылар. Кадерле укучыларыбыз, алдагы уку елларында да без сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып, зур мәктәпкә озатабыз . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез.Хәерле юллар сезгә, укучылар!
-
Без УМК кулланабыз 20.05.2016

Бездә УМК киң кулланыла, ягъни, без ана телендә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез, эчтәлек буенча рәсемнәр ясыйбыз.
-
Хезмәт төбе - хәзинә 18.05.2016

Тәшке аштан соң бакчага янәдән җыйналдык. Бүген без игътибарны бәрәңгегә юнәлттек. Көзгә уңышны мул бирсен дип, бик тырышып бәрәңге утырттык.
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!
-
Гаилә көне 13.05.2016 Гаилә көне уңаеннан без бүләкләр ясадык. Һәммәгезгә сәламәтлек ,бәхет, уңышлар телибез!

-
Уңышлар сезгә 13.05.2016 Бүген 4 сыйныф укучылары рус теленнән контроль эш эшләделәр.Без аларга уңышлар гына телибез.

-
Үсентеләр үстердек 10.05.2016 Мәктәп-бакчабызда помидор, чәчәк үсентеләре үстердек. Авылыбыз халкына үсентеләрне сатырга исәбебез. Безнең үсентеләребез киләчәктә бакчаларны бизәрлек бик матур чәчәкләр, бик тәмле помидорлар булырлар дип ышанабыз.

-
Җиңү көне
06.05.2016
Бүген Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларыбызга куелган обелиск янында митинг булды.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар,
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
-
Язгы эшләр башланды 05.05.2016 Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. Бүгенгә без чәчәк түтәлләрен яңарттык. Һәркем бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.














