муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Күргәзмәне күрегез
15.11.2016
Зурлар төркемендә "Көзге байлык" темасы астында күргәзмә оештырылды. Әлеге чарада әти-әниләр актив катнаштылар. Алар ниләр генә ясамаганнар, һәммәсе матур, үзенчәлекле иде. Әлеге чарада катнашкан әти - әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Чөнки алар бик тә тырыш, бик тә өлгер балалар.
14.11.2016
Безнең 1 нче сыйныф укучыларыбыз бик тырышлар.Хәрефләр белән танышалар, укырга,язарга , исәпләргә, матур итеп, дөрес сөйләшергә өйрәнәләр. Бүген үзләре иҗат иткән кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
-
Бездә "Наз" үзәге педагоглары 10.11.2016 Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан "Наз" үзәгеннән социоаль педагоглар Гөлшат Нургалиевна белән Наталья Михаийловна килде. Алар укучылар белән бай эчтәлеккә ия булган әңгәмә оештырдылар. Ахырдан киләсе "Әниләр көне" уңаеннан ялгыз яшәүче әбиләрне котлау өчен бик матур открыткалар ясадылар.

-
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
09.11.2016
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Зурлар төркеме балалары бүген "Көзге муллык" исеме белән аталган иртәдә катнаштылар.Бүгенге бәйрәмдә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Көзге маҗаралар 03.11.2016

Кечкенәләр төркемендә "Көзге маҗаралар" исемле иртә үткәрелде.
Бик күңелле бакчада –
Алтын сары бар дөнья!
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк,
Көзне ярату булыр.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 01.11.2016

Кечкенәләр төркеме әти-әниләре белән Көзге байлык" темасына багышланган бик матур күргәзмә оештырылды. Безнең әти-әниләребез бик активлар, тырышлар. Олы рәхмәтебезне белдерәбез Сезгә!
-
Әти-әниләр җыелышы 31.10.2016

1 нче чирек йомгаклары буенча, түгәрәк өстәл артында әти-әниләр җыелышы узды.Һәр сыйныф җитәкчесе чирек йомгаклары буенча нәтиҗә ясады. Башкарылган эшләрнең уңай яклары күрсәтелде.Әти-әниләрнең теләк-тәкъдимнәре тыңланылды, сорауларына җаваплар бирелде.
-
Көзге уңыш 31.10.2016

Мәктәбебездә көзге уңыш бәйрәмнәре гөрләп үтте. Укучылар белән бергәләп "Көзге уңыш бөйрәме" исемле интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар "Сәхнә", "Табигать", "Ашханә", "Әдәбият" темалары буенча көч сынаштылар. Милли көй астында рус халык әкияте "Шалкан"ны сәхнәләштерү бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде.
-
Тырышып эшләдек 29.10.2016

Безнең мәктәптә тирә-як территорияне җыештыру буенча тагын бер өмә үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары, хезмәткәрләр актив катнашты. Мәктәп тирәсе чистарып. матураеп калды.
-
1 нче чирек тәмәм 29.10.2016

Әле кайчан гына беренче сентябрь иде . Үзенең мәшәкатьләре, хезмәтләре, бакчада һәм кырдагы эшләрен артта калдырып беренче чирек тә тәмамланды. Кили башлангыч мәктәбе укучылары I чирекне ничек тәмамладылар соң? Быелгы уку елында мәктәптә 15 укучы белем һәм тәрбия ала.Шуларның 6сы 1нче сыйныф укучылары.Ә калган 9 укучы чирекне "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлады.Әфәрин,укучылар! Алдагы чирекләрдә дә сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.













