муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен!
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез!
Олы бәйрәмнәр белән үзегезне
-
Авырмыйча яшәгез!
05.10.2016
Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр алар таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә…
Мәктәбебезнең,гомумән, авылыбызның ветеран укытучысы Ситдикова Нәсимә апаны олы бәйрәме белән котлап кайттык.
-
Рус теленнән олимпиада үтте 05.10.2016 4 сыйныф укучылары рус теленнән олимпиада биремнәре үтәделәр.Укучыларыбызга уңышлар телибез!

-
Әбиләрне котлыйбыз! 04.10.2016

Бүген Кили мәдәният йортында үткән "Әбекәй алтыным, минем иң якыным!"кичәсендә катнаштык.Кадерле әбиләребезне бәйрәмнәре белән котлап концерт номерлары күрсәттек.Нәниләребезнең чыгышыннан соң, сәхнәдә укучылар үз урыннарын алдылар.
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шатлык җыры илем күгендә
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә
. Без җырлыйбыз сезнең өчен дә!
-
Казан өчен тавыш бирдек! 03.10.2016 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына Казаныбыз символлары эләгергә мөмкин. Без бу ярышта актив катнаштык. Әти-әниләребез дә Казан өчен тавыш бирде.

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2016

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Олы хөрмәткә лаек өлкәннәребезне бүгенге бөйрәмнәре белән котлыйбыз.
Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп узсын сагыш- борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелен күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән , сезне, Өлкәннәребез!
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2016

Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Олимпиадалар үтә 27.09.2016

Бүген 4 сыйныф укучылары инглиз теленнән олимпиада эшләделәр. Без аларга уңышлар телибез.
-
Үз муллыгы белән көзләр килә 24.09.2016

Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә
Бүгенге кояшлы көннән файдаланып калырга ашыктык.Бакчабызда бердәм эш гөрләде. Мәктәп яны тәҗрибә участогы – безнең җәйге тырышлыгыбыз. Яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым урыннарыбыз бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Шушы участокта укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән бергә эшләп, кыш буена җитәрлек яшелчә, бәрәңге үстерәбез. Көзге муллык, чыннан да, җәйге тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе.
-
Милләтләр Кроссы - 2016 24.09.2016 Бүген без бөтен коллективыбыз белән Россиякүләм спорт чарасы – “Милләтләр кроссы”на кушылдык. Спорт бәйрәменә әйләнгән ярыш ел саен үткәрелгән мәктәп яны болынында узды. Әлегедәй ярышларда һәркем үз мөмкинлекләрен тикшерә ала, вакытны файдалы үткәрә. Һәркайсыбыз, боларны истә тотып, бик теләп катнаштык. “Милләтләр кроссы” – көчлеләрне ачыклау ярышы гына түгел, ә берләштерүче бәйрәм дә. “Кросс-2016” ның ахырында җиңүчеләрне директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рәҗәп Фәтхетдинович грамоталар белән бүләкләде. Бүгенге көннән без канәгатьлек алып таралыштык.














