муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 21.12.2016

Әйдә, килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 20.12.2016

Иске елның соңгы көннәрере!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.
Узган еллар бигрәк кадерле шул –
Һәр көненә хезмәт куелган.
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган!
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 19.12.2016 Безнең коллективның кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк.Яңа елны каршы алырга һәрберебез үзеннән зур өлеш кертте.

-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 18.12.2016

Әй, Әтәчкәй, бер дә тартынмыйча
Хуҗа булып әйдә түргә уз!
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 17.12.2016 Әти-әниләр көче белән ясалган сыннарыбыз күз явын алырлык!

-
"Әниемә-бүләккә"концерты 16.12.2016

Шатлык зурмы ул, кечкенәме – мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була.Бүген без Кили мәдәният йортында бакча балалары, укучылар, коллективыбыз, әти-әниләребез көче белән әзерләнгән "Әниемә-бүләккә" дип исемләнгән үзенчәлекле концерт куйдык.Концерт алдыннан кышкы ярминкә дә үткәрелде.
Айдан, кояштан кадерле
Сез ул – әниләр!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Сез ул – әниләр.
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 16.12.2016

Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең чаналарына күчтәнәчләр төяп килеп тә җитерләр.Ә без аларны урман җәнлекләре белән бергәләп каршы алырга әзерләндек.
- Әниемә-бүләккә 15.12.2016 Бу көннәрдә без, бакча балалары, укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр,хезмәткәрләр "Әниемә-бүләккә" дип аталган концертка әзерләнәбез.Көн дә бик тырышып сәхнәдән күрсәтеләсе номерларны кабатлыйбыз.Теләге булган һәркемне 16 нчы декабрь көнне булачак концертка көтәбез.
-
Без коррупциягә каршы!
14.12.2016
Укучыларыбыз "Без коррупциягә каршы!"дип исемләнгән темага рәсемнәр ясадылар. Әлеге рәсемнәрдән зур эчтәлеккә ия булган күргәзмә оештырылды.
- Киңәшмә 14.12.2016 Бүген директор алды киңәшмәсе булып узды.Киңәшмәдә алда торган бурычлар,эшләнәсе һәм эшләнгән эшләр турында сөйләшенде. Оештырылачак "Яңа ел" бәйрәмнәренең программасы, эш планы турында киңәшләр тыңланылды.













