муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Юлларда, юлларда бер дә тәртип бозмыйбыз. 22.09.2016

Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.
Чөнки бу атнада бакча балалары "Транспорт.Юл йөрү кагыйдәләре" проекты буенча эшләделәр.Ә бүген алар өйдән бакчага кадәр маршрутны кәгазьгә ясадылар.Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында бик күп файдалы һәм кызыклы әйберләр турында искә төшерделәр.Аларның тормышта кирәклегенә төшенделәр.
-
Казан күренешләре өчен тавыш бир! 21.09.2016 Бүген 2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре төшерүләрен күрергә теләп тавыш бирүдә актив катнаштык.

-
Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге 16.09.2016 Бүген укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашында укучыларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Кичәбезнең беренче өлешендә укучыларны көндәлек тутыру тәртибе,үзләренең сайтларында битләрен ачып,ничек эшләргә кирәклеге өйрәтелде. “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында әңгәмә үтте. Алар көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләделәр.

-
"Минем бакчам" проекты тәмам 09.09.2016 Бу атнада зурлар төркеме балалары "Минем бакчам" проектын тәмамладылар.Проект балаларның бакчага кызыксынуларын, сөйләм телләрен үстерү, бакча тормышы белән таныштыру максатыннан үтте.

- Кешене туендыручы - һөнәр 07.09.2016 Бүген "Кешене туендыручы - һөнәр" исеме астында укучылар белән сыйныф бүлмәләрендә, бакча балалары белән төркемнәрдә бай эчтәлеккә ия булган әңгәмәләр үтте. Балаларга төрле Һөнәрләр турында аңлатылды,кеше тормышында һәнәрнең мөһим урын тотуына ышандырылды.
-
Игътибар! Без юлда! 07.09.2016 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда,мәктәптә һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

-
Гөрләшеп яшибез 06.09.2016

Ямьле илдә без -
Иң матур гөлләр.
Гөрләп үсәбез,
Без - бәхетлеләр.
Нәниләребез бакча кагыйдәләренә бик тырышып өйрәнәләр.
-
Куркынычсызлык айлыгы
05.09.2016
Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәйге каникуллар дәверендә онытылган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл белән эш итүне искә төшерү максатыннан, "Куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә.Бүген мәктәп - бакча хемәткәрләренең куркынычсызлык буенча эш планының үтәлеше тикшерелде, өйрәнүләр һәм инструктажлар үткәрелде.
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2016 Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уздырылды.Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Әлеге куркынычларны аңлату максатыннан,һәр сыйныфта укучылар белән Беслан фаҗигасе турында сөйләшүләр булды.Укучыларга көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен үтәргә тиешле кагыйдәләр аңлатылды.

-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Бүген бездә бик матур, җәй буе көтеп алынган Белем бәйрәме узды. 1нче сыйныфка 6 укучы килде. Мәктәбебездә 15 укучы белем алачак.
Хуш киләсең,Яңа уку елы! "Без куанышып,шаулашып,гөрләшеп белем алырбыз,бик күп һөнәрләргә өйрәнербез,йөзегезгә кызыллык китермәбез"-дип сүз бирделәр безнең укучыларыбыз килгән кунаклар,әти-әниләре алдында. Алар сынатмаслар дип ышанып калабыз.
Ел саен көзләр җиткәч,
Җирләр суынып киткәч,
Без мәктәпкә барабыз,
Һәм шуңа куанабыз.
Бүген Белем бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме.
Алда көтә дәресләр
Һәм зурдан-зур өметләр!
Яна уку елы hэркемгэ шатлык-соенечлэр, бары тик яхшы билгелэр генэ алып килсен. Бэйрэм белэн сезне, укучыларыбыз, хөрмәтле укытучыларыбыз!













