муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 03.01.2017 Безнең мәктәп-бакчабыз һәрвакыт балкып торсын.Шуны истә тотып, бүген тирә-юньдәге карны бергәләп бик тиз чистарттык.

-
Чыршы да урманнан безгә, бәйрәм итәргә килгән. ... 28.12.2016

Зурлар төркемендә бик матур Чыршы бәйрәме үтте.
Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
-
Яңа елга бүләк алып Кыш бабай килде 27.12.2016

Бүген бәйрәмне нәниләребез гөрләтте.Бәйрәмгә алар Куянны да, Клоунны да, Аюны да чакырганнар иде.Нәни кенә булсалар да Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр.
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән
Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 26.12.2016

Бүген башлангыч мәктәп укучылары өчен Чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре генә түгел, әби-бабайлары, нәни балалар да килгән иде.Укучылар өчен бик сөенечле көн булды бүген. Алар Кыш бабай белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Олы кунагыбызга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, бик матур биюләрен биеделәр, чыршы тирәли әйләнеп җырлар җырладылар.Бәйрәмгә Шүрәле, Убырлы, Ут та кунакка килгән. Яңа ел котлы булсын! Дөньялар тыныч булсын! Табыннарыбыз мул, күңелләребез көр булсын! Авылларыбыз яшәсен! Мәктәпләребез гөрләп торсын!
Котлыйбыз барчагызны
Яңа ел бәйрәме белән.
Каршы алыйк Яңа елны
Бәхет- шатлыклар белән.
-
Маша белән Аю 26.12.2016 Бу безнең барлык балалар да телевизордан яратып карый торган Маша белән Аю түгелме соң? Нәкъ үзләре бит!Алар да безнең бәйрәмнәргә килгәннәр.

-
Ура, Кыш бабай бүләк өләште 24.12.2016

Быел Кыш бабабыз бүләкләрен алданрак җибәргән. Күчтәнәчләр хат белән бергә юлланган иде.
Мин Кыш бабай, Суык бабай,
Балаларны яратам.
Яңа ел белән котлап
Бүләкләр дә таратам.
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!Тәмле күчтәнәчләрең, матур бәйрәмнәрең, күңелле уеннарың, җем-җем карларың өчен рәхмәт!
-
Арыслан да бездә кунакта 24.12.2016

Көчле, күркәм, җирән арыслан ул
Муенына яллар аскан ул.
-
Бар бабайларга бабай! 23.12.2016

Алып кайтып фанераны,
Ясап куйдык Кар бабай!
Менә, малай, бабай инде —
Бар бабайларга бабай!
-
Электр куркынычсызлыгы буенча укулар үтте
23.12.2016
Көнкүреш электр приборларыннан башка яшәвебезне күзаллап та булмый.Ә менә көндәлек кулланылган, күнегелеп бетелгән электр җиһазларының куркынычлыгын без аңлап бетермибез кебек шул.Бүген безнең коллективта директорыбыз Рәҗәп Фәтхетдинович электр куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрде.Электорны аңлап куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлатылды,электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән янәдән таныштырылды, искә төшерелде,инструктажлар үткәрелде.Укытучы һәм тәрбиячеләргә әлеге теманы үз эченә алган әңгәмәләр, өйрәтүләр үткәрү йөкләнде.
-
Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре бара. 22.12.2016

Кәҗә - кәҗә - мәкәрҗә,
Керә безнең бакчага.
Ярата кишерен дә,
Ярата суганын да,
Кәбестәсен, барчасын –
Ярата ул барын да.













