муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» 13.12.2016

Бүген районда үткәрелгән «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» фестивалендә 2 нче сыйныф укучысы Хайруллина Нәргизә катнашты. Ул җырларга бик ярата.Шуңа да да районыбыз сәхнәсендә үзенең яраткан җырын башкарды.Без Нәргизәгә уңышлар телибез.
-
Күрәсезме, бүләкләрен төяп, Кыш бабай да инде юлга чыкты. 09.12.2016

Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга әзерлек эшләре дәвам итә.Ясаган сыннарыбызны мәктәп-бакчабыз тирәсенә урнаштырдык.Әкият бакчасына әверелгән ишегалдыбыз һәркемне үзенә дәшеп тора.
-
9 ДЕКАБРЬ- “ Ватан геройлары” көне 09.12.2016

9 ДЕКАБРЬ- “ Ватан геройлары” көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте . Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләнде.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштырылды. Тормыш дәвам итә,батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз,йөзебез якты,күңелебез тыныч булуын тели.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды
08.12.2016
Бу көннәрдә бездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Һәр укытучы, тәрбияче, хезмәткәр, әти-әниләр фанерадан әкият геройлары ясау белән мәшгуль.
- Молодцы!!! 06.12.2016 27 нче октябрьдә татар теленнән үткән тестның нәтиҗәләре билгеле. Безнең укучыларыбыз молодцы!!!
-
Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез 02.12.2016

Бүген безнең мәктәп-бакчабызда бик матур очрашу кичәсе үтте. Кичәбез әниләр көне уңаеннан, әти-әниләребезнең әниләре, хөрмәтле дәү әниләребезгә багышланган иде. Ак яулыклы дәү әниләребезгә матур җырлар да, күңелле уеннар да, биюләр дә, кыскасы, оныклары үзләренең осталыкларын булдыра алганча күрсәттеләр. Кичәбез чөй табыны артында да бик матур дәвам итте.
Сез барында ямь бар җирдә, сез булганга тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар.
Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез,
Сез булганга дөнья ямьле, ашларыбыз да тәмле.
-
Безнең иҗат 28.11.2016

2 нче сыйныф укучылары технология дәресләрендә ясаган эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
-
Әниләр көне белән 27.11.2016

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.
- Диагностик тест 22.11.2016 Бүген 4 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән диагностик тест үтте. Укучылар чит телдән үз белемнәрен күрсәттеләр.
- Алмазыбызга уңышлар телибез 19.11.2016 18-19 нчы ноябрь көннәрендә 4 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән олимпиадалар үтте. Без бу олимпиадада катнашырга Шәйхетдинов Алмазны лаек дип таптык. Аңа зур уңышлар теләп ярышка озаттык. Сынатма, Алмаз!













