муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Диагностик тест 27.10.2016

Бүген безнең мәктәбебезнең 4 сыйныф укучылары Норма мәктәбендә татар теленнән диагностик тест эшләделәр.Беренче тапкыр чирканчык алулары алдагыларын эшләү өчен этәргеч булып торсын.Укучыларыбыз югалып калмадылар, күтәренке кәеф белән мәктәпкә әйләнеп кайттылар.
-
Без нәни төзүчеләр 20.10.2016

Без төзибез- төзибез,
матур йортлар салабыз.
Шундый матур йортларда
Тыныч гомер итегез."- дип безнең балалар кечкенәдән төзучеләр булабыз дип, фигуралардан төрле - төрле затлы йортлар төзеп уйныйлар.
-
Оча яфрак уйный яфрак 18.10.2016

Бар дөнья алтынга манылган.Ул агачлар дисеңме, йөрер юллар дисеңме!Көзнең бик матур мәле.Бүгенге шушы көнне безнең бакча балалары ялларын хезмәт белән аралаштырып үткәрделәр.И күңелле, рәхәт булды да соң!Тырыш хезмәт балаларның шатлыктан балкыган йөзләрендә, кызуланган хәрәкәтләрендә бүлмәгә кергәч тә сүрелмәде.Без бит хәзер зурлар, уен мәйданчыгыбызны яфраклардан җыештырдык, дип сөенештеләр балалар.
-
Безгә тагын килегез 13.10.2016 Бүген бездә Норма урта мәктәбеннән психолог Бәйрәмова Людмила Ильинична булды.Ул 1нче сыйныф укучыларының адаптация чоры барышын күзәтте.Укучылар белән психологик тест үткәрде.

-
Очрашу 12.10.2016 Бүген мәктәбебезгә ЮХИДИ инспекторлары килде.Алар 1 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.Укучыларга яктылык кайтаручы беләзекләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча китапчыклар бүләк иттеләр.

-
Туган көнегез белән 10.10.2016 Тәрбияче апабызның бүген туган көне.Нурсия апабыз, сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек ,саулык.эшегездә зур уңышлар,ак бәхетләр,шатлыклар телибез.

-
Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли өмәләрдә күңел ачабыз 08.10.2016

Бүген мәктәп - бакча яныбыз хезмәт гөрелтесе белән шаулап торды. Өмә оештырып мәктәп каршысында,койма буйларында үсүче картайган агачларны кистек. Намуслы хезмәтебез нәтиҗәсе булып, мәктәбебез тирәсе яктырды, матурланды. Өмәдә катнашкан әти-әниләргә без чиксез рәхмәтле. Алар көче белән башкарылган бүгенге өмәдән күңел канәгатьлеге алып таралыштык. Эшлисе эшләребез бик күп әле. Таянырдай, актив әти-әниләребез булганда, алда торган эшләрне җиңәрбез, дип ышана алабыз.Бары тик сәламәт булыйк.Мең рәхмәт сезгә ,әти-әниләребез!
-
Ярминкәлләр - муллык билгесе
08.10.2016
Шимбә иртәсе ярминкә белән башланып китте. Өстән яңгыр төшкәләп торуына карамастан, халык ярминәгә агылды. Коллективыбыз көче белән үстерелгән кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчәләр тәкъдим иттек.
Ярминкәгә чакырабыз,
Рәхим итеп килегез,
Тәмле сыйлар, шәп товарлар
Сезне көтә, күрегез.
-
Тавыш бирүдә актив катнаштык 07.10.2016 Яңа акчага Казан символлары өчен тавыш бирүдә актив катнаштык. Бүген без аның финалын да кичен мәктәпкә җыйналып каршыладык.

-
Өлкәннәргә бездән бүләк 06.10.2016

Яшәгез сез яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.













