муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Норма мәктәбендә кунакта 02.03.2016 Безнең бакчабызда тәрбияләнеп, хәзер Норма мәктәбендә белем алучы беренче сыйныф укучылары тәрбияче апаларын "Әлифба бәйрәме"нә чакырдылар.

-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 01.03.2016 Хезмәт-сәламәтлек чыганагы.

-
Ял итәбез 25.02.2016

Безнең нәниләр төркемендә балаларыбыз бик хәрәкәтчән, тик тормаслар. Шөгыльләре арасында бергәләп уйнап, хәрәкәтләнеп алалар.
-
Бәйрәмегез белән! 23.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез, әтиләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
"Аҗаган" уйнадык 20.02.2016 Мәктәп укучылары һәм бакча балалары арасында «Аҗаган» уены узды. «Яшелләр» һәм «Кызыллар» командаларына бүленеп ишегалдына җыйналдык. «Миналар» эзләү, «граната» ыргыту, «яралыларга» ашыгыч ярдәм күрсәтү – барысы да чын хәрбиләрчә. Рәхәтләнеп кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, тыныч тормышта яшәгәнгә сөенеп арып-талып өйләргә таралыштык.

-
Әти дә солдат булган 18.02.2016 Зурлар төркеме әтиләренең армиядә төшкән фотосурәтләрен алып килделәр, “Әтиемнең солдат чагы” исемле стенд төзеделәр,альбомнары белән таныштылар. Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле әтиләр, абыйлар һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.

-
Без аны онытмыйбыз! 15.02.2016 Бүген без патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә 110 яшь тулу уңаеннан китапханәдә кичә үткәрдек.Китапханәче Миләүшә апалары балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗат хәзинәсен белүләрен сынады. Укучыларыбыз сынатмадылар, алар шагыйрь турында бик күп беләләр икән.Кичә ахырында иң актив катнашкан укучыбызга "медаль" тапшырылды. Бу бүләккә 4 сыйныф укучысы Хайруллина Фирүзә лаек дип табылды.

-
Россия чаңгы юллары - 2016 13.02.2016

Мәктәбебездә "Россия чаңгы юллары - 2016" үтте. Укучылар да, хезмәткәрләр дә әлеге чарада бик актив катнаштылар.
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба 12.02.2016

Бүген бездә 1 сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм булды. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Укучыларыбызз инде йөгерек укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, укучылар!
Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
-
Кошларны сыйлыйбыз 10.02.2016

Чыпчык белән песнәк килде
Кичә куйган җимлеккә.
Әллә кышка сөенәләр,
Әллә инде җим күпкә.
Чыркылдашып сыйландылар,
Канатлар кага-кага.
Көн дә килегез, кошкайлар,
Онытмам җим салырга.













