муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Авыл урамында безнең ярдәмчеләр 14.09.2015 Зурлар төркеме балалары өчен "Юл йөрү кагыйдәләре" атналыгы башланды.Бүген алар "Авыл урамында безнең ярдәмчеләр" дип исемләнгән экскурсиягә бардылар.

-
"Шәфкатьлелек аллеясы" 12.09.2015

Бүген, "Шәфкатьлелек аллеясы" көне уңаеннан, укучылар Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылыбыз уртасында челтерәп агучы чишмә буена агачлар утыртуда катнашты.
-
"Сделаем вместе" акциясе 07.09.2015 "Сделаем вместе" акциясенә кушылып дәрес-экскурсия үтте.

-
Куркынычсызлык дәресләре 04.09.2015 Бүген мәктәбебездә куркынычсызлык дәресләре уздырылды.Бу дәрестә укучылар төрле бәла-казалар очрагы өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, яңа күнекмәләр алдылар.

-
Белем көне 01.09.2015

Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Син безнең килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Бүгеннән безнең мәктәп гөрләп торачак,чөнки укучыларыбыз кабат безнең белән!Без ,укучылар һәм укытучылар, бер-беребезне сагынышканбыз.Барыбыз бергә бүгеннән тырышып белем алу эшенә керешәбез.Ә бу эштә сынатмабыз кебек, чөнки безнең укучылар бик тырышлар!Ә без аларга уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Бакча белән хушлашу
29.05.2015
Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалары
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә!
Кадерле балалар! Без сезне олы юлга – мәктәпкә озатабыз! Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә укуыгызда зур уңышлар телибез! Исән-сау булыгыз!
-
Сау бул, башлангыч мәктәбебез! 27.05.2015

Укучыларыбыз башлангыч мәктәпне тәмамлады, алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашып, үсмер чакларына аяк бастылар.
Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,
Безнең күңел янә сафланыр.
Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,
Эзләребез мәңге сакланыр.
Кадерле укучыларыбыз, без сезгә сәламәтлек, уңышлар, белем үрләрендә алга таба да зур уңышлар,тырышлык,сабырлык телибез.Алдагы уку елларында да сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калабыз.Хәерле юл сезгә!
-
Язгы бакча эшләре 26.05.2015

Бүген бакчабызда кызу эш кайнады.Түтәлләр ясадык, бәрәңге,суган утырттык, кишер, чөгендер чәчтек.
-
Табигать кочагында 25.05.2015

Бүген без табигатьнең иң матур җирләренең берсендә кунак булдык.Язгы табигатьнең гүзәллеге тикмәгә генә җырларга салынмаган шул! Бу матурлык үзәгендә дуслар белән булу икеләтә күңелле булды. Экскурсия ахырында бергәләп чәй эчү дә бик тәмле булды.
-
Чәчәкләр-бакча яме 21.05.2015 Бакча балалары язгы эшләр белән танышуны дәвам иттеләр.Тырышып чәчәк орлыклары чәчтеләр. Бик тиздән балаларыбыз хезмәте, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп, тирә-юнебезне ямьгә төрер.














