муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Семинар үтте 20.11.2014 Бүген, куст мәктәпләре арасында,"Минем мәдәниятем -миндә чагыла" темасы астында семинар үтте.Укытучылар ФГОС,сингапур алымнары кулланып ачык дәресләр күрсәттеләр.Эксперт Г.Г.Хакимова беренче категориягә аттестация үтүче укытучының эш нәтиҗәләре белән танышты.

-
Икенче чирекнең беренче көне. 10.11.2014 Бүген мәктәп янәдән җанланып китте. Укучыларыбыз көзге каникулдан соң бик тырышып укырга керештеләр.Укытучы апалары белән күңелле әңгәмәләр үткәрделәр.Кем кая барган, нәрсә күргән, ни эшләгән,бер генә сорау да җавапсыз калмады, фикерләр дә уртага салынды .

-
Ура! Каникуллар! 01.11.2014 Ура! Каникуллар! 1 нче чирекне йомгаклап, укучыларны көзге каникулларга озаттык. 10 ноябрь көнне яңа көчләр,уку дәрте белән, сау-сәламәт килеш мәктәпләргә килүләрен көтеп калабыз.

-
Үз муллыгы белән көзләр килә, йомгак ясап җәйге хезмәткә.
30.10.2014
Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.Соңыннан 1 нче чирекне йомгаклап,әти-әниләр җыелышы үтте.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә. -
Көз патшабикәсе бездә кунакта. 27.10.2014

Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
-
Көз күчтәнәчләре. 24.10.2014

Октябр аенда, зурлар төркемендә, әти-әниләр белән проект эше гөрләде.Шушы көннәрдә әлеге зур эш төгәлләнде. Берсеннән - берсе матур, кызыклы маскалар тупланды. Оста куллы әти-әниләребезгә зур рәхмәт!
-
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы 23.10.2014

Бу көнннәдә тәрбияче апалары белән бергәләп бакча балалары, аларның әти-әниләре бик тырышып "Көз" проекты өстендә эшлиләр.Әти-әниләрнең иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмәдә ниләр генә юк!Көзнең мул байлыгыннан бик оста файдаланганнар алар. Хезмәтнең тире — ачы, җимеше — татлы, дип әйтүләре юкка түгел шул. Күп көч куеп ясаган эшләрне күреп сокланмаган кеше юк.
-
Барыбыз да сәламәт булыйк! 14.10.2014

Без көн дә спорт белән шөгельләнәбез.Теләгебез - сәламәт булып үсү.Бакча балаларының бердәм спорт күнегүләренә без барыбыз да кушылабыз.Ә бездән сез калышмагыз.Тазалыгыбыз кем өчен кирәк соң? Бары тик үзебез өчен генә. Шулай булгач, дуслар, әйдәгез безгә кушылыгыз. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Көзге өмәдә. 07.10.2014

Урам буйлап килә
Сөмбелә көлә-көлә,
Яфракларын сибә-сибә
Шаяра, уйный, көлә.
Сөмбелә кызының сибеп тутырган, алтын яфракларыннан ишегалдын арындырдык.Бергә-бергә эшләү бик күңелле булды.Тырышып эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе ерактан ук күренә,әйләнә-тирәбез чистарып калды.
-
Котлыйбыз! 03.10.2014 Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.














