муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Өлкәннәребезгә хөрмәтебез 02.10.2014 Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәтлибез.Өлкәннәребез өчен клубта үткәрелгән чәй табынын без үзебезнең концерт номерларыбыз белән баеттык. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без, Сәлам сезгә безнең буыннан! Бар дөньяны бүләк итәр идем Әгәр килсә минем кулымнан!

-
Бүген бездә зур кунак 30.09.2014 Бүген бездә кунакта районыбызның пожар куркынычсызлыгы буенча күзәтү оешмасы башлыгы Ахатов Рәдиф Рифатович булды.Без аңа үзебез өйрәнгән һәм белгән пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бәйрәм аша күрсәттек.

-
Тәрбияче көне белән! 27.09.2014

Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Ашлык тулы амбарлар 25.09.2014 Арыш,бодайлар белән Авыл амбары тула. Яхшы эшләгәч ,уңыш күп. Бар кеше дә бай була. Бүген без амбарга барып,көзге эшләр белән танышуны дәвам иттек.Быелгы ашлыкны кулларыбыз белән тотып карадык.

-
Көзге муллык 24.09.2014

Бер агачтан, бер агачка
Нәфис җепләр эленә.
Көзнең матурлыгы безгә
Мул уңышта күренә.
Кичә, бүген бакчада эш гөрләде.Көзнең мул уңышына сөенеп, бик тырышып эшләдек.
-
Тәрәзә төбем исле гөл. 19.09.2014

Бакчабызда гөлләр үсә
Шау чәчәккә күмелеп,
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп.
Гөлләребезне яңа балчыкка күчереп утырту эшендә һәммәбез бик тырыштык.Киләсе язны без шау чәчәкле гөлләр белән каршы алырга исәплибез.
-
Игътибарлы булыйк ! 16.09.2014

Бакча балалары, өйрәнгән юл билгеләрен ныгыту максатыннан, авыл урамнарына экскурсия үткәрделәр.Юл йөргән һәркем, җәяүлеме, транспорт йөртүчеме, сак булыйк! Юл кырындагы билгеләргә игътибар итик, кагыйдәләрне бозмыйк!
-
Походта. 11.09.2014 Юл йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып, авылыбыз урамнары буйлап походка бардык.Табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек,яңа көчләр җыйдык.

-
Сак булыйк, без юлда! 10.09.2014 Классларда , "Юл йөрү кагыйдәләре" темасына әңгәмәләр үтте.Иртәгә барачак походка алдан ук хәстәрен күреп, белгәннәрне кабатлап, белмәгәнне өйрәнеп куйдык.

-
Куркынычсызлык айлыгына әзерлек. 03.09.2014

Куркынычсызлык айлыгына зур әзерлек белән эшкә керештек.Әлеге айлыктан бер генә кеше дә читтә калмаячак.













