муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кил син безгә, Яңа ел! 30.12.2014

3 көн буе яңа ел бәйрәмнәре үтте бездә.Рәхәтләнеп күңел ачтык, Кыш бабайны каршы алдык,шигырьләр сөйләдек, матур җырлар җырладык, әкиятләр күрдек,бер-беребезне яңа ел белән котладык.
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарыбыз, дус-ишьләребез,
Табын турендә торсын!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
-
Ачык дәрес. 25.12.2014 2нче һәм 3нче сыйныф укучыларының әти-әниләренә ачык дәресләр күрсәтелде.

-
Чыршы бизәдек. 24.12.2014 Бүген без бәйрәм үтәчәк залыбызны, чыршыбызны бизәдек.Бизәлгән залда бәйрәмгә әзерләнү үзе күңелле икән!Шау-гөр килде балалар.

-
Салкын кар да җанлана . 19.12.2014

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда безнең тирә- як матур кар сыннары белән бизәлә.Ел саен менә шулай салкын карны да җанландырабыз.Үз көчебез белән төрле әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм сөйкемле Кар кызы, җәнлек- җанварлар терелә. Барлык кар сыннары үз яннарына дәшеп тора, балачак иленә алып кайта, кәефне күтәрә. Безне Кыш бабай, Кар кызы каршы ала, тауда бала- чага шуа, җәнлекләр сәлам бирә. Яңа елның ак карлары сөенеч, шатлык, уңышлар алып килсен.
-
Чыршы бизибез, килегез безгә! 18.12.2014

Чыршы, чыршы кил безгә, яңа ел бәйрәменә, - дип чакырасы да юк, чөнки чыршы безнең ишегалдында гына үсә.Ел да без аны үзебез ясаган уенчыклар белән бизибез, матурлыйбыз.Чыршыбыз быел тагын да үскән, тәрбияче апаларның да буйлары җитәрлек түгел.Шулай да бик тырыштык, бәйрәмгә купшыкаебызны бизәндердек. Ишегалдыбыз бигрәк матурланды!
-
Сагынып көткән кыш җитте, Җиргә йомшак кар төште. 11.12.2014

Сагынып көткән кыш җитте, җиргә йомшак кар төште.Әй рәхәтләндек бүген!Көне дә йомшак,яңа яуган кары да мамык диярсең.Беребез дә читтә калмадык, бик тырышып кар шарлары әвәләдек.Һәрберебезнең шарларын бер урынга җыйнагач, ишегалды серле кыш дөньясына чумды. Әйтерсең кар шарлары әкият геройларына әвереләчәк. Әлбәттә, бу көнгә ерак калмады. Бик тиздән безнең ишегалдында кар бабай кунаклары,матур сыннар пәйдә булачак.Яңа елга әзерлек кенә дә бик рәхәт,бик күңелле!
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 05.12.2014 Тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы."Юлда йөрсәң, бул өлгер!Юл кагыйдәсен бел" - бүген үткәрелгән кичәнең исеме дә шуның турында әйтә һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен тикшерүне максат итеп куя.Әлеге кичәгә ЮХИДИ башлыгы Фәргать Тәлгатовичны чакырып үз белемнәребезне күрсәттек.

-
Кунакка чакырдык. 28.11.2014

Зурлар төркеме, әниләр көне уңаеннан, Ачык ишекләр көне үткәрде.Тәрбияче апалар да,балалар да кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Шөгыль дә гади генә түгел иде , концерт номерлары белән үрелеп барылды. Бәйрәм тантанасы әниләр өчен бик кызыклы үтте.Балаларының уңганлыкларын күп яктан күрергә дә мөмкин булды.
-
Афәрин, Әдилә! 27.11.2014

Безнең Әдиләбез бик тырыш укучы. Ул фән нигезләрен төпле үзләштерә.Әдилә мәктәп буенча математика фәненнән үткәрелгән ярышта югары нәтиҗәләр күрсәтте.Бүген район мәктәпләре арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып кайтты.Без аңа уңышлар телибез.
-
Минем яраткан әнием. 27.11.2014

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Безнең бакча балалары "Минем яраткан әнием" исеме астына әниләренең портретларын ясап куйдылар.
Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.













