муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422254 с. Килеево Балтасинский район, ул. Тукая дом 33б |
| Телефон: | +7(843)-682-97-95 |
| E-Mail: | rajap.2013@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Килиевская начальная школа- детский сад" |
| Руководитель: | Садикова Алсу Магфуровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 1 обучающихся/ 11 воспитанников 1 укучы / 11 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 учитель/1 воспитатель 1 укытучы/1 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Килиевская начальная школа-детский сад" Балтасинского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Кили башлангыч мәктәп -балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2014

Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Ялларыгызны табигатькә хозурланып, якыннарыгыз белән аралашып, файдалы эшләр башкарып үткәрсәгез иде.Бәйрәм белән!
-
Концерт 29.04.2014

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,
Тирә-юньгә бүген таралсын.
Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,
Бөтен кеше безгә карасын.
Җырламыйча көн итмиләр.
Җырсыз бер бәйрәм булмый.
Безнең балалар җырламаса,
Мәктәп - бакчабызда ямь булмый.
Бүген безнең балаларыбыз авылыбыз сәхнәсендә "Без талантлар эзлибез" концерт-тамаша программасы белән чыгыш ясадылар.
-
Өмә 26.04.2014

Бүген без күмәк көчләр белән өмәгә чыктык.Бар җир чистарып,матурланып калды.
-
Тукай көне 25.04.2014

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
Шундый матур яз көнендә, ямьле апрель аенда, безнен яраткан шагыйребез, халкыбызның сөекле улы - Габдулла Тукай туган. Безнең бакча балалары бүген Тукай кичәсе үткәрде.
-
Тукай рухы мәңгелек. 24.04.2014

Тукай исән, җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә
Тукай килә моңлы сазын уйнап.
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Мәктәп - бакчабызда Тукайны олылап һәр көнне чара үткәрелә.Тукай әсәрләреннән рәсем күргәзмәсе оештырылды.Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.Ә бүген "Тукай рухы мәңгелек"исемле интеллектуаль уен үткәрелде.
-
Тукай туган көнен каршылап 21.04.2014

Йөрәкләрдә Тукай эзләре,
Күңелләрдә Тукай сүзләре.
Бүген безнең мәктәп - бакчабызда Тукай шигырьләренә конкурс үтте.
-
"Яшь тикшеренүче" II фәнни конференциясе 17.04.2014

" Норма урта гомуми белем мәктәбе"ндә "Интеллект" укучылар оешмасы эшчәнлеге кысаларында башлангыч сыйныф укучыларының "Яшь тикшеренүче" II фәнни конференциясе үтте.Мәктәбебездән Шәйхетдинова Алисә "Саламнан могъҗиза"проектын яклады.
-
Театрлар куябыз 16.04.2014

Түгәрәк җитәкчесе Асадуллина Гөлназ бакча балаларын театрлар белән сөендерде.Чын күңелдән,бирелеп карады алар.
-
Китап-киңәшчең синең. 15.04.2014

"Туган тел " айлыгы кысаларында мәктәп-бакчабызда төрле эшләр башкарыла.Сыйныф сәгатьләре "Китап-киңәшчең синең,дустың ярдәмчең синең "исеме астында үткәрелде.Туган телгә,әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләнде.
-
Космонавтлар көне 12.04.2014

12 апрель -космонавтлар көне.Бу көнне мәктәп-бакчабызда галәм киңлекләре буенча "сәяхәт"оештырылды.













