муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Язучыларыбыз иҗаты 15.05.2016

Язучылар (А.Алиш, Р.Миңнуллин, Ш. Галиев һ.б.) әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан 10-13 май көннәрендә "Язучыларыбыз иҗаты" атналыгы үткәрелде. Бу көннәрдә һәр төркемдә танылган балалар язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев, Хакимҗан Халиков, Роберт Миңнулинның һәм башка язучыларның әсәрләре укылды, өйрәнелде. Әсәрләрнең тәрбияви мәгънәләре балаларга җиткерелде.
-
Туган як табигатен өйрәнү 13.05.2016

Балаларның күп төрле табигать күренешләре турындагы күзаллауларын киңәйтү. Алар арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыклау. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрне ныгыту. Күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын үстерү. Экологик система турында башлангыч төшенчә бирү: табигатьтәге һәр үсемлек һәм җәнлекнең яшәү тирәлегенә яраклашуын, җайлашуын аңлату өстендә бакчабызда даими эш алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә бакчабыз биләмәсендә үсүче агачларны күзәттеләр. Аларны тышкы кыяфәтләренә, яфракларына карап аера белүләрен исбатладылар. Агачларның бик файдалы булуларын, булганнарын сакларга, яңаларын утыртырга кирәклеген аңлаттылар.
-
15 май - Халыкара гаилә бәйрәме 13.05.2016

Безнең гаиләләр җыелган
Көч сынашырга бүген.
Сүзләрнең иң матурларын
Әйтмичә мөмкин түгел.
15 май - Халыкара гаилә бәйрәме уңаеннан бакчабызда "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында икенче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм спорт уеннары, ярышлар белән үрелеп барды. Балалар һәм әти-әниләр бердәм, бер команда булып, бер-берсе өчен көч биреп ярыштылар. Бәйрәм балаларның җырлары, биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды.
-
Сары келәм! 12.05.2016

Кояш нурыннан
Сары нур алып,
Тузганак үсте
Күр, матур булып!
Бакчабыз биләмәсе яз саен сары келәм белән бизәлә. Тузганак чәчәк атыуын, аның файдалы үлән булуын зурлар төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиулловна белән күзәттеләр.
-
9 Май - Бөек Җиңү көне 10.05.2016

Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Җинү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән парадта "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бердәм булып катнашты.
-
9 май - Җиңү көне 06.05.2016

Дөньяны яктыртып,
Кояшлы Май килә
Йөзләрне балкытып,
Урамда Май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң Бөек Җиңүне!
Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна җитәкчелегендә "9 май - Бөек Җиңү көне" исеме астында бәйрәм иртәсе уздырдылар. Бәйрәмдә балалар Бөек Җиңү көненә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Сугыш кырында ятып калган батырларны минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Булачак солдатлар! 06.05.2016

Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган…
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
Зурлар төркеме малайлары башкаруында моряклар биюе.
-
Мәңгелек ут янында 05.05.2016 Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Ләйсән Хаҗиевна, Венера Әгълиулловна, Алсинә Фаиловна белән берлектә билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек ут янына экскурсиягә бардылар. Бөек Ватан сугышында хәлак булган Советлар Союзы Геройлары, солдатларны искә алдылар. Аларның батырлыклары турында сөйләделәр.

-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 30.04.2016

Бүген бакчабызда "Габдулла Тукай безнең күңелләрдә!" исеме астында гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балалар бакчасының уку елында алып барган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, унышлары белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна "Габдулла Тукай әсәрләренең тәрбияви асылы" темасына чыгыш ясады. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары чыгышында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар Габдулла Тукай иҗат иткән шигырьләр, әкиятләрне сәхнәләштерделәр, җырлар, биюләр башкардылар.
-
Г.Тукай "Кызыклы шәкерт" 30.04.2016 Зурлар төркеменнән Нургалиев Илфат, Шаяхметова Арина башкаруында Г.Гукай "Кызыклы шәкерт"













