муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Широкая Масленица 17.03.2016

В конце зимы, когда солнышко начинало пригревать, а дни становились все длиннее, на Руси устраивались шумные гулянья, которые продолжались целую неделю. В больших городах и селах люди съезжались на знаменитые ярмарки, где шла не только бойкая торговля, но и были другие развлечения со скоморохами и ряжеными. Целую неделю длилось народное гулянье, люди веселились, ходили друг к другу в гости.
Сегодня в нашем детском саду прошла Масленица. Воспитатели Галиакбарова Альсина Фаиловна, Масленица - Ахметсафина Лейсан Миннехазиевна старались донести до детей суть и традиции праздника, приводили примеры из жизни крестьян, рассказывали о том, как праздновался этот праздник на Руси. Дети водили хороводы, пели песни, частушки, плясали, играли. Провожали Зиму, Деда Мороза - Хуснулина Гузель Габдулхаевна, встречали Красавицу Весну - Валиева Диляра Ильдусовна, веселились на славу. В конце праздника детей угостили блинами, оладушками.
-
Кошлар - безнең канатлы дуслар 16.03.2016 Балаларның кошлар турында белемнәрен баету; тышкы билгеләренә карап сыерчык,карга һ.б. кошларны танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү, кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуын күзалллый белүне формалаштыру; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен, тасвирлый белү сәләтен үстерү; кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 14-18 март көннәрендә "Кошлар - безнең канатлы дуслар" атналыгы үткәрелә. Балалар белән кошларны күзәтү, "Канатлы-дуслар" темасына презентация карау, рәсемләү, әвәләү, кисеп-ябыштыру эшчәнлекләрендә "Яз алып килүчеләр...", "Күчмә кошлар", "Кышлаучы кошлар" темалары алынды. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә "Безнең якын дуслар" темасына рәсемләүдә безнең якта кышлаучы кошларны ясадылар.

-
Яз алып килүчеләр 16.03.2016

Мартның унбишләрендә
Килә кара каргалар
Агач башларына кунып
Кычкыралар кар да кар.
Яз җитүен белдерергә
Ярый әле карга бар,- диеп
Уйлый каргалар
Шундый мактанчык алар.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна "Күчмә кошлар" темасына презентация аша, балаларны күчмә кошларның яшәеше, аларның ерак юлларны үтеп яз саен кайтулары, сизгер, түземле кошлар булуы турында сөйләде. Рус халык рәссамы Алексей Саврасовның "Каргалар килде" картинасы белән таныштырды. Эшчәнлек барышында һәр бала алган белемнәрен рәсемдә чагылдырды.
-
Музыка эшчәнлегендә 14.03.2016 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән музыка эшчәнлеге барышында музыкаль әсәрләрне тыңлау, аларның эчтәлеген аңлый, характерын аера белергә өйрәтү максатыннан танылган композиторларның әсәрләре алына. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән П.И. Чайковскиның "Курчаккаем авырып китте" көен тыңладылар һәм аның моңсу, әкрен булуын билгеләп үттеләр.

-
Умырзая 11.03.2016

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән бергә иҗади-сәнгать эшчәнлеге барышында кисү, ертып алу ысулларын кулланып умырзая ябыштырдылар.
-
Волейбол ярышлары 11.03.2016 9 мартта Саба районы оешмаларында эшләүче хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары башланды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы ярышта теләп катнаша.

-
Сәламәтлек -зур байлык 09.03.2016

Сәламәтлек -иң зур байлык. Балалар, тәрбиячеләр, һәм ата-аналар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү-ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашырырга тиешләр. Чыннан да, сәламтлек-кеше бәхетенең нигезе.Без "Шатлык" балалар бакчасында эшләүчеләр, физик тәрбия бирү процессында балаларны төрле яклап кызыксындырырга тырышабыз.Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуын күздә тотабыз. Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлаклы итеп үстерү-безнең төп бурычыбыз.
-
Логопед эшчәнлеге 09.03.2016 Валиева Гөлнара Ринатовна уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү өстендә даими эш алып бара. Балаларның сөйләм теле, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, авазларны тиешле дәрәҗәдә әйтергә өйрәтү өчен артикуляцион, бармак гимнастикаларын ясау, игътибарлылыкны, логик фикер йөртүне үстерүче биремнәрне эшләү, тизәйткечләр кабатлау, шигырьләр өйрәнүнең әһәмияте зур булуын билгели.

-
Логопед эшчәнлеге 09.03.2016

Логопедик шөгыльләрдә төп юнәлеш булып түбәндәгеләр тора: балаларның авазларны әйтүдәге кимчелекләрне коррекцияләү, артикуляцион моториканы үстерү, сулыш алуны ныгыту, фонематик ишетү, анализ, синтез, кабул итү сәләтләрен үстерү, актив һәм пассив сүзлек запасын баету. Сөйләмдә дөрес лексик, грамматик категорияләрне формалаштыру. Сузык һәм тартык авазлар белән таныштыру, басма хәрефләрне язарга өйрәтү, балаларның вак кул моторикасының эшчәнлеген ныгыту.
Валиева Гөлнара Ринатовна
-
Теннис түгәрәге 04.03.2016

Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән кызыксынучанлыкларын үстерү йөзеннән районыбызда күп эш алып барыла. Зурлар төркеме балалары атнага бер тапкыр йөзү түгәрәгенә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнага ике тапкыр "Нарат" боз сараена- хоккей түгәрәгенә; район мәдәният йорты спорт залына өстәл теннисы түгәрәгенә йөриләр. Балалар спорт белән теләп шөгыльләнәләр, ярышларда даими катнашып киләләр.












