муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Әтием горурлыгым 18.02.2016

Тынычлык булсын өчен,
Кояш гел көлеп торсын өчен,
Һәрчак әтиләр кирәк.
Әтиләр илгә - терәк.
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна, музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Ильдусовна, Аухадиева Нурания Әюповна белән берлектә "Әтием горурлыгым" исеме астында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Армия тематикасына кагылышлы сораулар ярдәмендә төзелгән башваткычны чишәргә Хәйбриев Раиль, Фатихов Нияз, Тимергалиев Альберт сайланды. Күпчелек сорауга дөрес җавап биреп Фатихов Нияз суперуенга чыкты һәм татар халкының "Матурлык бер көнлек, батырлык гөмерлек" мәкален чишеп суперпризны отты. Уенда катнашучы әтиләрне, килгән кунакларны мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Балалар әтиләргә карата шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, бәйрәм ахырында әтиләргә багышлап ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" 16.02.2016

Бүген Саба 3 нче "Шоколад" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" конкурсы кысаларында "Ачык эшчәнлек" дип аталган бәйге үз эшен дәвам итте. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна "Ямьле кыш" темасына интегральләшкән белем бирү эшчәнлеген тәкъдим итте. Рәсемләүдә Батик техникасын кулланып эшләү алымы белән балаларны таныштырды.
-
"Чаңгы ярышы - 2016" 14.02.2016

Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү максатыннан районыбызда күп кырлы эш алып барыла. Балалар бассейнада, "Нарат" боз сараенда шөгыльләнәләр, теннис, нәфис гимнастика һәм башка спорт түгәрәкләренә йөриләр. Район күләмендә үткәрелгән ярышларда балалар катнашып үз көчләрен сыныйлар. Бүгенге Россия, Татарстан күләм "Чаңгы юлы-2016" ярышында безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары актив катнашты. Малайлар, кызлар тиешле араны үтеп бүләкләргә ия булдылар. Ярышта катнашкан балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә спорт белән дус булып, сау-сәламәт яшәүләрен теләп калабыз.
-
"Чаңгы юлы - 2016" 14.02.2016 Балалар ярышыннан соң стартка өлкәннәр басты. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу ярыштан читтә калмады. Өч километр араны үтеп финишка килделәр.

-
Бөек шагыйрь - Муса Җәлил 12.02.2016

Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил - халкымның батыр улы
- Җәлил үзе - үлмәс җыр!
Җырны әсир итеп булмый,
Богаулап булмый аны:
Җәлилләр җыры танытты
Бу дөньяга татарны!...
Зиннур Хөснияр
"Муса Җәлил - халык улы" атналыгының йомгаклау чарасы итеп уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Бөек шагыйрь - Муса Җәлил" исемендә презентация күрсәтелде, Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары башкарылды.
-
Әкияттә кунакта 12.02.2016

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү,балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру; иҗади сәләтләрен үстерү; әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында балалар тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә рус халкының танылган "Теремкәй", "Төлке, куян һәм әтәч" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балаларның образга кереп уйнаулары, җәнлекләрнең хәрәкәтләрен килешле тасвирлаулары әти-әниләрне сокландырды. Тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хезмәт сөючәнлек ничек формалаша?" темасына чыгыш ясады. 3-4 яшьлек балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтә белергә - культура гигиена таләпләрен үтәргә, киенә, чишенә, киемнәрен тәртипләп куя белергә тиешлеген аңлатты. Кече яшьтәге балаларга өлкәннәрнең беренчел үрнәк булуларын искәртте. Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
-
М. Җәлил – халык улы. 08.02.2016

М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү; герой-шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиулловна, Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә Абрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар, китапханә белән таншытырдылар, өлкәннәр, балалар китапханәсе, уку залын күрсәттеләр. Китапханәдә бик күп китаплар саклануын, кирәк чакта алып укып булуы аңлатылды. Китапны сак тотарга кирәклеге төшендерелде. Өлкән китпханәче Шаяхметова Наилә Рәшит кызы балаларны Муса Җәлилгә багышланган стенд, аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды.
-
"Россия - зур дәүләт. Мәскәү башкала" 05.02.2016 Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, рус милләте турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында мәгълүмат бирү; балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү йөзеннән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна презентация күрсәтте. Йөмгаклау чарасы итеп татар, рус халкының озак еллар бердәм гаилә булып яшәвен тасвирлап бәйрәм үткәрелде. Балалар татар, рус, башкорт халык биюләрен башкардылар.Бәйрәм уеннар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

-
"Чисталык-зур байлык" 04.02.2016 Беренче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләр җыелышында тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна белән берлектә кунакка килгән Алсуны гигиена күнекмәләренә өйрәтү максатыннан "Чисталык - зур байлык" темасына бердәм белем эшчәнлеге күрсәттеләр. “Нәниләргә культура-гигиеник күнекмәләр өйрәтү” темасына Гилемханова Әнисә Әминовна презентация әзерләде. Балаларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, культура - гигиена күнекмәләрен үзләштерү буенча нинди эш алып барылуы турында аңлатты.

-
"Россия - зур дәүләт" 03.02.2016 "Россия - зур дәүләт" атналыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияе Гүзәл Хәмзевна белән берлектә туган якка мәхәббәт тәрбияләү, Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан Татарстан башкаласы Казанга (презентация ярдәмендә) сәяхәт оештырдылар. Казанның истәлекле, тарихи урыннары, спорт биналары, музейлар, ял итү урыннары белән таныштылар. Казанның матур, чиста, зур шәһәр икәнен билгеләп үттеләр. Татарстанда күп төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләре аңлатылды.













