муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Лего конструктор 01.04.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге уен. Уен аша балалар тирә-юньне танып беләләр һәм өйрәнгәнне, белгәнне уенда чагылдыралар. Балалар рәсемле кубиклар, контсрукторлар белән кызыйсынып уйныйлар. Лего конструкторлар белән уйнау балаларның логик фикерләү, анализлый белү сәләтен, иҗади, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерә. Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна лего конструктор ярдәмендә, мавыктыргыч уеннар аша балаларның танып белү, арлаша белү, игътибарлылыкны үстерү өстендә даими эш алып бара.
-
Су - яшәү чыганагы 30.03.2016

"Су - яшәү чыганагы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме тәрбиячесе Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна танып белү эшчәнлегендә балаларны табигатьтә су әйләнеше белән таныштырды. Көннәр җылына башлау белән карның эреп суга, кояш нурлары астында җирдәге дымның парга әйләнеп күк йөзенә күтәрелүен, яз, җәй, көз айларында яңгыр булып, кыш көне кар булып явуын аңлатты.
-
"Нәни - китапчыклар" 28.03.2016

Россия күләм "Балалар китаплары атналыгы" барышында районыбыз балалар бакчалары арасында "Нәни-китапчыклар" бәйгесе игълан ителде. Бакчабызның икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләре белән берлектә татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел, Муса Җәлилнең - 110 ел, Саҗидә Сөләймановнаның - 90 ел һәм башка танылган балалар язучыларының әсәрләрен чагылдырып нәни китапчыклар ясадылар. Китапчыкларның һәрберсе үзенчәлекле, матур итеп эшләнгән. Халкыбызның бай әдәби мирасы белән балаларны таныштырып, язучыларга, аларның әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бу бәйгедә катнашучы һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Нәүрүз - мөбарәкбад!!! 24.03.2016

Нәүрүз булгач уеннар
Төрле була, күп була
Җыр-бию, уен-көлке
Һәр жирдә гөрләп тора.
Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген бакчабызда “Хуш, киләсең Нәүрүз”- исеме астында бәйрәм үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Ильдусовна, Аухадиева Нурания Әюповна, тәрбиячеләр Галиакбарова Алсинә Фаиловна, Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевна, Каюмова Венера Әгълиевна, Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна җитәкчелегендә Кышны озатып, Язны каршы алдылар. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар төрле сынаулар, ярышлар аша Кыш Бабайның Нәүрүзбикәгә торыша алмавын билгеләп, аны яңа Кыш айларында көтеп алачакларын җиткерделәр. Нәүрүзбикә спорт уеннары аша балаларның бердәм, җитез, өлгер булулары, табышмаклар әйтеп тапкыр, зирәк булуларын билгеләде. Киләчәктә елларыбыз тыныч, өстәлләребез мул булып, сау-сәламәт булырга язсын дигән теләкләрен җиткерде.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 23.03.2016

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
Балаларны спортка тарту; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; хәрәкәт эшчәнлегенең төрле формаларын өйрәнү барышында балаларның хәрәкәтләрен камилләштерү; уеннарда катнашасы килү теләге булдыру; физик күнегүләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өстендә Аухадиева Нурания Әюповна даими эш алып бара.
-
Яшь артистлар концерты 23.03.2016

Бүген балалар иҗат һәм сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар бакчабызга килеп концерт куйдылар. Солтанов Сәйдәш Нәкыйп улы җитәкчелегендә баянчылар, курайчылар ансамбле уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Альбина Зуфаровна җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче кызлар, малайлар күмәк бию белән чыгыш ясадылар. Балалар укучыларның чыгышларын кызыксынп карадылар, рәхмәт әйтеп көчле алкышларга күмделәр.
-
Кошлар - канатлы дуслар 21.03.2016

Балаларның кошлар турында белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап кошларны танырга, аера белергә күнектерү, күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү, кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" атналыгы барышында безнең беренче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә җимлекләр, сыерчык оялары ясап алып килделәр һәм аны сыерчыклар килешкә бакча тирәсендәне агачларга урнаштырып куйдылар.
Шатлыгы сыймый эченә,
Сайрый ул сузып-сузып.
Йә әйләнә бытбылдыкка,
Йә җырлый тургай булып.
Юкка сөенми, аңа бит
Бик ошый яңа оя.
Шуны ясап биргән өчен,
Ул безгә концерт куя.
Нәҗип Мадьяров
(Сафиуллина Әлфия Камилевна)
-
Чит телләр фестивале 18.03.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга чит телләрне өйрәтү өстендә районыбызда күп эш алып барыла. Уртанчылар төркеменән башлап балалар рус, инглиз телен өйрәнәләр. Бүген балалар иҗат үзгендә район балалар бакчалары арасында "Чит телләр фестивале" үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырь номинациясендә Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен Халимова Илиза, Зарипова Чулпан башкардылар һәм беренче урынга ия булдылар. Җыр номинациясендә Каримова Әминә, Динмухаметов Аяз "Чебурашка" (Э.Успенсикий сүзләре, В.Шаинский көе) җырын башкардылар. Фестивальдә катнашучыларны, җиңүчеләрне, инглиз телен өйрәтүче Мирасова Алсу Илдусовнаны, музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповнаны, Валиева Диләрә Илдусовнаны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Весна красная! 17.03.2016

Весна! Весна красная!
Приди к нам с радостью!
С великой милостью.
С льном высоким!
С корнем глубоким!
С хлебом обильным!
-
До свидания, Масленица! 17.03.2016

Погостила ты у нас,
До свидания, в добрый час!
Пусть Весна - Красна
Принесет нам тепла,
Масленица, прощай,
Праздник наш не забывай!












