муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Ял итү өчен җәмәгать урыннары" 29.01.2016

Ял итү, җәмәгать урыннары атналыгы барышында II кечкенәләр төркеме балалары, Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә, әвәләү эшчәнлегендә җәнлекләр әвәләделәр. Балалар "цирк" уеннары уйнап күңелле ял иттеләр.
-
Чаңгыда шуабыз! 29.01.2016

Кышның яме саф, салкын һавада рәхәтләнеп уйнап, сәламәтлекне ныгыту да әле ул. Спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары, Аухадиева Нурания Аюповна җитәкчелегендә, төркемнәргә бүленеп чаңгы шуалар. Шулай итеп алар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Конкурс дәвам итә 28.01.2016

Бүген "Балачак" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсы кысаларында тәрбиячебез Сафиуллина Әлфия Камилевна ачык эшчәнлек күрсәтте. Зурлар төркеме балалары белән берлектә Әлфия Камилевна "Юл билгеләре иленә" сәяхәткә бардылар. Юлда очраган Буратиноны үзләре белән алып аны да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, светофор, юл билгеләре белән таныштырдылар. Эшчәнлек практик эш, үстерешле уеннар белән үрелеп барды. Балаларга юлда хәфев-хәтәрсез, исән-имин йөрер өчен игътибарлы булырга кирәклеге төшендерелде.
-
"Яшел ут" конкурсы 27.01.2016 Бүген бакчабызда "Яшел ут" конкурсының муниципаль этабы башланды. Шәмәрдәннең "Әкият", "Салават күпере", "Теремок", Сабаның "Балалачак" балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларны юл өйрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлда сак өйрергә күнектерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү максатыннан ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Һәр тәрбияче бердәм эшчәнлеккә яхшы әзерлек белән килде. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын кызыксындырып, юл йөрү кагыйдәсе иленә алып керде. Балалар эшчәнлектә теләп катнаштылар, сорауларга тулы җавап биреп, белгәннәре белән уртаклаштылар.

-
Куян кызы бездә кунакта. 26.01.2016 Бүген уртанчылар төркеме әти-әниләр җыелышында тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна балалар белән берлектә Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятенең төп персонажы Куян кызын каршы алдылар. Әкиятнең эчтәлеген сөйләп Куян кызының ни өчен авырып китүен искә төшерделәр һәм аның үзенә, дусларына итек бизәп бүләк иттеләр.

-
"Әбиемнең серле сандыгы" 26.01.2016

Балаларны татар халкының милли мәдәнияты, гореф-гадәтләре, кул эшләре, уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна "Әбиемнең серле сандыгы" исеме астында күңел ачу үткәрде. Элек кызлар, әби, апаларның кул эшләренә оста булуларын, аларның тегә, бәйли, чигә белүләрен, кичләрен бергә эшләүләрен, аннары күп төрле уеннар уйнауларын аңлатты. Ука белән чигелгән түбәтәй, калфак; сөлге, алъяпкыч, куляулыклар күрсәтте. Балалар белән "Түбәтәй", "Йөзек салыш, "Мәликә" уеннарын уйнадылар. Күңел ачу хезмәт турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерү; җыр, шигырләр сөйләү, табышмаклар чишү белән үрелеп барды.
-
Уйный-уйный үсәбез. 25.01.2016

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора.Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша,алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5 - 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 - 3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр. Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – уенны тәрбияче – оештыра. Гилемханова Әнисә Әминовна балаларның күзәтүләр, әңгәмәләр, бердәм эшчәнлек вакытында алган белемнәрен "Шифаханә" уенында киң чагылдырды. Авырып киткән кызны табиб игътибар белән тыңлады, әнисенә киңәшләр бирде, киләчәктә сакланырга кирәклеген искәртте.
-
Белем күтәрү 23.01.2016

Бакчабызның педагоглары һәрдаим белемнәрен күтәреп торалар. Музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Илдусовна һәм Аухадиева Нурания Әюповна переквалификация укуларында "Уен кораллары", "Үзбәк халык биюе" исемнәре астында мастер-класс үткәрделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Диләрә Илдусовна уен кораллары белән таныштырды, алар белән эшләү алымнарын күрсәтте, кул астында булган кулланыштан чыккан диск, тартмалар, савытлар ярдәмендә балалар белән берлектә уен кораллары ясап булуын аңлатты.
-
Мастер - класс 23.01.2016

Нурания Аюповна коллегаларын үзбәк халык биюләре, киемнәре, бәйрәм, йолалары, гореф-гадәтләре таныштырды. Бию хәрәкәтләрен ничек ясарга икәнен күрсәтеп, аңлатты. Балаларны төрле халык биюләре белән таныштырырга кирәклеген аңлатып үтте.
-
Адымнар нык булсын! 22.01.2016

Зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышы барышында балалар тәрбияче Венера Әгълиевна, Ләйсән Миннехаҗиевна белән берлектә "Адымныр нык булсын!" исеме астында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйләрен өйрәнеп, аны төгәл үтәргә кирәклеген Белмәмешкә аңлаттылар. Җыелышка Саба районы ЮХИДИ инспекторы Насибуллин Илнур Дамирович килде. Ул үз чыгышында юлларда җәяүлеләр, транспорт йөртүчеләр белән килеп чыккан хәләкәтләр саны белән таныштырды. Әти-әниләрнең балаларга үрнәк булуы, өлкәннәрнең һәрвакыт кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.












