муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Саба бассейнына экскурсия 05.11.2015

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, тәрбияче ярдәмчесе Айгөл Азатовна белән берлектә Саба бассейнына экскурсия оештырдылар. Балаларны бассейн хезмәткәрләре җылы каршы алдылар. Каюмова Фатыйма Суфьяновна балалар, зурлар өчен йөзү урыннары, тренажер залы белән таныштырды. Йөзүнең кеше организмына бик файдалы булуын, төрле тренажерларда шөгыльләнеп мускулларны ныгытып булуын аңлатты.
-
"Тургай" балалар приютында кунакта 05.11.2015

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна, Аухадиева Нурания Әюповна, Нурисламова Миләүшә Фәритовна җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләрне социаль урнаштыру "Тургай" Дәүләт Казна учреждениясенә бардылар. Үзебезнең бакчада тәрбияләнеп үскән Шакиров Рүзәл, Гүзәлләрнең хәлләрен белү максатыннан оештырылган бу чарада балалар "Хәерле көн", "Туган ягым - гүзәл Саба" номерлары белән чыгыш ясадылар. Җыр, бию, сәнгатьле сөйләү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нурания Әюповна "Кем өлгер?", "Табышмак әйтәм, җавабын тап", "Уйлап җавап бир", "Кем җитез?" уеннарын оештырды. Уенда катнашкан һәр балага бүләкләр тапышырылды. Очрашу күтәренке рухта, күңелле үтте. Приютның хезмәткәрләре, балалары чыгышларыбзны яратып карадылар, киләчәктә очрашуларның дәвамлы булуын, көтеп калуларын әйттеләр. Очрашу бердәм фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр. 03.11.2015 Кече яшьтән балаларны үз тормышы, куркынчсызлыгы турында кайгырту өтсендә эш алып бару мөһим. Чираттан тыш хәлләр килеп чыкканда балалар югалып калмыйча үзен коткару, шул хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү без тәрбиячеләрнең төп бурычы. Балалар белән бу өлкәдә әнгәмәләр үткәрү, презентацияләр карау, әкият, хикәяләр уку, мультфильмнар карау, тәрбияви чараларны сәхнәләштерү кебек эшләр аша даими алып барыла. Янгын куркынчсызлыгы буенча "Электр җиһазлары белән сак бул", "Шырпы - уенчык түгел", "Ут - дус, ут - дошман" темаларына бердәм эшчәнлекләр үткәрелә. 3 ноябрь көнне бакчабызда өлешчә балаларны бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Хезмәткәрләр ярдәмендә балалар тиз арада киенеп куркыныч янамаган урынга чыктылар. Үзләренең өлгерлекләре, җитезлекләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары аерылып тордылар һәм беренчелекне алдылар.

-
Йөзү буенча ярышлар 03.11.2015

3 ноябрь көнне Саба йөзү бассейнында Саба балалар бакчалары арасында балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльләнеп сәламәт яшәү рәвешен алып барырга күнектерү, йөзү буенча иң җитезләрне барлау максатыннан ярышлар үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна әзерлегендә Рахматуллин Раяз, Сафина Илзидә,Равилова Илсинә, Галимов Ислам, Ханафиева Гөлсинә, Габдархманов Инсафлар катнаштылар. Ярышларда катнашкан һәр балага медальләр һәм Грамоталар тапшырылды. Киләчәктә нәни спорт сөючеләребезгә унышлар теләп калабыз.
-
Балалар иҗат үзәгендә 02.11.2015 2 ноябрь көнне зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар иҗат үзәгенә бардылар. Балаларны клоуннар каршы алды төрле кызыклы уеннар белән балаларның кәефләрен күтәрделәр. Балалар иҗат үзгендәге җыр, бию, уен кораллары түгәрәкләрендә йөрүче мәктәп балалары осталыкларын күрсәттеләр, матур итеп чыгыш ясадылар. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә бүләк итеп җыр алып төштеләр.

-
Ике дәүләт телен өйрәтүдә УМК ны куллану 30.10.2015 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике дәүләт телен тирәнтен өйрәтүдә УМК ның күрсәтмә, таратма кулланмаларын,аудио-видео язмаларын, эш дәфтәрләрен тәрбиячеләр киң кулланып эшлиләр. Зурлар төркеме балалары белән рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Алсинә Фаилевна рус телендә урындыкта, өстәлдә өстендә, урындык астында, өстәл астында төшенчәләрен истә калдыру максатынан эш дәфтәрләрен кулланды. Зәвык белән ясалган рәсемнәр, налейкалар ярдәмендә балалар кызсыкынып эшләделәр, аю, куян, песи, эт балаларын үз урыннарына дөрес итеп уртаныштырдылар һәм сорауларга тулы җавап бирделәр.

-
РостОК турниры 27.10.2015 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары регионара РостОК турнирында катнаштылар. Балалар игътибарлылыкка,логик фикерләүгә, иҗади фантазиягә, математик күзаллауга карата булган биремнәрне чиштеләр. Балалар биремнәрне аерым бер вакытка мөстәкыйль эшләделәр.

-
Транспортта үз-үзеңне дөрес тоу кагыйдәләре 26.10.2015 Әти-әниләр транспортка керү тәртибе, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту, өлкәннәргә игътибарлы булу, аларны хөрмәтләү буенча педагогик ситуацияләрне чишәргә ярдәм иттеләр.

-
Иртәнге гимнастика 26.10.2015 Балаларны кече яшьтән сау-сәламәт,чыныктырып үстерүгә бакчабызда зур игьтибар бирелә. Көн саен һәр иртә төркемнәрдә иртәнге гимнастика белән башлана. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыкаль залда физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан әйләнешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын яхшырта. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик активлыгын һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, баланың кәефен күтәрә, балаларны дициплинага, күнегүләрне бердәм эшләргә өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.

-
Гомүми әти-әниләр җыелышы 26.10.2015 Бүген бакчабызда гомүми әти-әниләр җыелешы үткәрелде. Көн тәртибенә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә этикетның әһәмияте” темасы алынды. Балаларны кече яшьтән әдәп-әхлак нормалары белән таныштыру, җәмәгать урыннарында, өйдә, транспортта, үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, күльтура-гигиена таләпләрен төгәл үтәп, чиста-пөхтә йөрергә; иптәшләре, өлкәннәр белән аралашу вакытында итәгатьле итеп сөйләшергә; үзләреннән кечеләргә игътибарлы, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга күнектерү өстендә эш алып барылуы турында сөйләнелде. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна әти-әниләр белән сорауларга-җавап, педагогик ситуацияләрне чишү, практик эшчәнлек белән үреп алып барды. Әти-әниләр балаларга карата әйтелә торган ягымлы сүзләр белән таныштырдылар, кибеттә, табын янында үз-үзеңне итәгатьле итеп тоту, транспортка утыру тәртибе, өлкәннәрне хөрмәтләү мизгелен чагылдырып күрсәттеләр. Җыелыш музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповнаның әзерлегендә икенче кечкенәләр, зурлар, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчабызда алып барылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Әти-әниләрнең биләмәне матурлау, ямьләндерүдә, "Кабак бәйрәме - 2015" күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен рәхмәтен җиткерде, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Киләчәктә дә иҗади унышлар теләп калды. Балаларны һәрьяклап тәрбияләүдә әти-әниләр белән бердәм булып, бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын әйтеп үтте.













