муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Хуш киләсең Кыш Бабай 27.12.2015

Бүген, бакчабызда ел буена көтеп алган чыршы бәйрәмнәре узды. Һәр төркемдә мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балаларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны якынлашып килүче Яңа - 2016 белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Нәниләр төркеме балаларына кунакка Кар Кызы һәм Кыш Бабай килде. Балалар музыка җитәкчеләре Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна җитәкчелегендә әти - әниләр белән берлектә чыршы тирәли өйрәнелгән җыр, биюләрне башкарып Кар Кызына булыштылар, аның өеннән Убырлыны чыгарып җибәрүдә теләп ярдәм иттеләр.
-
Әйлән бәйлән-чыршылы бәйрәм 27.12.2015

Уртанчылар төркеме балалары Ләйлә Исмагиловна, Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә хәйләкәр Убырлы һәм Шүрәленең мәкерле уйларын сизеп Кыш Бабай, Кар кызына бәйрәмгә килергә булыштылар. Кыш, чыршы, Кыш Бабай, Яңа ел бәйрәменә карта шигырьләр, җырлар, "Кар бөртекләр", "Гномнар" биюләрен башкардылар.Балалар га гына түгел килгән кунакларга да Кыш Бабай һәм Кар кызының заманча бию башкарулары аеруча күңелле булды. Бәйрәм барышында балалар кеше әйберсенә сорамыйча кагылырга, алдашырга ярамаганлыгына төшенделәр.
-
Африка маҗаралары 27.12.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәмдә Бармалейның теләге буенча Африкага килеп чыгылыр. Африкада яшәүче халыкларның милли биюләрен башкарып пальма тирәли бәйрәм иткәндә ял итәргә килгән Убырлыны күреп алып кире чыршы янына кайту серләрен белешәләр. Бәйрәм күңелле, сюрприз мизгелләр белән үрелеп барды. Балаларның куанычын арттырып Кыш бабай, Кар кызы килде. Балаларның кыш, чыршы, Кыш бабайга карата багышланган шигырьләре, җыр-биюләре бәйрәмне ямьләндерде.
-
Яңа ел белән дуслар!!! 26.12.2015

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кими бара,
Бәйрәм диеп янабыз.
Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелемдә.
Ак карларда ак бәхетләр,
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!
Гөлфия Гизатова (Муртазина)
Бүген Байлар Сабасында үзәк чыршыны ачу тантанасы, Кыш бабайлар парады булып узды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу күркәм бәйрәмдә бердәм катнашты.
-
Хуш киләсең Яңа ел! 25.12.2015

Иске елны озатып яңа елны каршы алырга әзерлек эше бакчабызда гөрләп бара. Шигырьләр, җырлар, күп төрле биюләр өйрәнелә, бакчабыз биләмәсе ямьләндерелә, үзенчәлекле итеп төркемнәр бизәлә. Бәйрәмгә әзерләнүдә әти-әниләребезнең кул эшләре үз урыннарын алды. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән чыршылар, Кар бабай, Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баручы һәм якынлашып килүче елларның символлары күргәзмәгә куелды. Күргәзмәдә катнашкан һәр әти-әнигә рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Яңа ел белән!!! 25.12.2015

Хөрмәтле әти-әниләр!!!
Сезне, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
Сезгә, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле-мул, тигез тормыш, бәхет, шатлык телибез!!!
Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсәтсен ул яңа юл.
Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!
Сезне, 27 декабрь көнне "Хуш, киләсең Яңа ел!!!" дигән бәйрәм тамашасын карарага көтеп калабыз.
Ясле төркеме - 9.00
Зурлар төркеме - 10.00
2 кечкенәләр төркеме - 11.00
1 кечкенәләр төркеме - 13.00
Мәктәпкә әзерлек төркеме - 14.00
Уртанчылар төркеме - 15.00
-
Хәйләкәр төлке 25.12.2015 Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке матур җәнлек, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын. Сабаның үзәк урамына хезмәткәрләребез әкияттәге хәйләкәр төлкене чагылдырып әвәләделәр.

-
Яңа елны көткәндә 24.12.2015

Яңа ел бәйрәме якынлашканда ел саен районыбызда оешмаларның биләмәсен матурлау, ямьләндерү буенча конкурс игълан ителә. Быел да бакчабызның хезмәткәрләре бик теләп, тырышып узып баручы 2015 нче елның әдәбият елына багышлануын Г.Тукайның танылган әсәрләре "Су анасы", "Шүрәле", "Акбай", "Кәҗә белән сарык"; А.С. Пушкинның "Алтын әтәч","Алтын балык һәм балыкчы", "Солтан патша", К.И. Чуковскийның "Айболит", "Урланган кояш" әкиятләренә, Сабаның 85 еллыгын, киләсе 2016 нчы елның Су саклау зоналары, киләчәк Кино елын яктыртып күп кенә сыннар ясалды.
-
Крокодил Гена 24.12.2015

Гармун уйныйм мин урамда,
Кем шулай уйный белә?!
Ләкин менә
Туган көннәр
Елга бер генә.
-
Туган көнегез белән! 23.12.2015

Хөрмәтле Миләүшә Корбангалиевна!!! Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмегез туган көнегез белән тәбриклибез! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бөтен гомерегезнене, көчегезне балалар бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлелегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән балалар, әти-әниләрнең, хезмәткәрләрнең күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
Тагын бер ел өстәлсә дә Сезгә,
Ул ел Сезне тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләрегезгә
Гел шат итеп кенә яшәтсен-
Ташламасын Сезне беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен Сезне кайгы-хәсрәт,
Ә йөзегездә булсын куану.












