муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү 04.12.2015 Балаларны пөхтәлеккә, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә тотарга күнектерү. Кулларны, битне, колакларны мөстәкыйль рәвештә чиста итеп юарга, сабыннан дөрес файдаланырга; юганнан соң коры итеп сөртенергә, сөлгене урынына элеп куюны ныгыту максатыннан икенче кечкенәләр төркмендә тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна тәрбиячеләр алдында ачык эшчәнлек күрсәтте. Балалар кунакка килгән Алсуны чиста итеп юынырга, сабын, сөлгедән ничек файдаланырга кирәклегенә өйрәттеләр.

-
Кыш 02.12.2015

Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз. Кыш бабай тәрәзәгә матур – матур бизәкләр ясап куйды. Күптән кышны көткән бала – чага чаналарын тартып урамга чыкты.
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә ярыша, ярыша, бар тырышлыкларын куеп Кар бабай әвәләделәр.
-
Ап-ак карлы кыш килде 02.12.2015

Урамнарга ак мамыктан
Юрган сыра бураннар.
Ай-һай җылы юрган, - диеп
Сөенәләр урамнар.
Декабрь аен һәр бала
Сөенеп көтеп алды.
Кыш бабай капчыгыңа син
Нинди бүләкләр салдын?
Зурлар төркеме балалары кышны ничек сагынуларын кагәзь битендә чагылдырдылар. Тәрбияче Венера Әгълиевна белән берлектә "Ап-ак карлы кыш килде" темасына рәсем ясадылар. Яңа елны көтеп алулары, аны ничек үткәрәчәкләре турында фикер алыштылар.
-
Бер, ике өч - бездә бөтен көч 01.12.2015

Балалар һәр көнне бакчага килүгә беренче хәрәкәтләрен иртәнге гимнастикадан башлыйлар. Иртәнге гимнастика балаларга көч, дәрт өсти, күңел күтәренкелеге тудыра, аппетитларын ача. Балалар иртәнге гимнастиканы физик тәрбия бирүче тәрбияче Нурания Әюповна җитәкчелегендә бик теләп башкаралар, күнегүләрне көйне тыңлап, тигез ясыйлар.
-
Читраттагы педкиңәшмә 30.11.2015 30 ноябрь көнне “ФДББС таләпләре нигезендә балалар бакчаларында үстерешле тирәлекне оештыру” темасына чираттагы педкиңәшмә үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында үстерешле тирәлекне булдыру турында тәрбиячеләр чыгыш ясадылар, презентация карадылар, тема буенча фикер алыштылар.

-
Белегез! 26.11.2015

Әниләрне тыңлагыз,
Рәнҗетмәгез, сөегез!
Җир йөзендә иң кирәкле
Алар - шуны белегез!
-
Бәйрәмнәр дәвам итә. 26.11.2015 Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кадерле Әниләрен, Дәү Әниләрен бәйрәм кичәсенә җыйдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле ул - балаларның чыгышы. Балаларның музыка эшчәнлеге барышында алган хөнәрләрен, осталыкларын концерт номерлары белән әти-әниләргә җиткерү. Бүгенге бәйрәмдә дә җыр, бию, нәфис сүз берсен-берсе алыштырып, уеннар белән аралашып барды. Әниләрнең дә җыр, моңга, биюгә сәләтле булулары, зирәк, тапкыр, спорт белән кызыксынулары уеннар барышында чагылды.

-
Күңелле гөмбәләр 26.11.2015 Бию "Күңелле гөмбәләр" зурлар төркеме балалары.

-
Рус халык биюе. 26.11.2015

Бие әйдә, бие әйдә
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдә ут чыгара,
Безнең егетләр дисеннәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус халык биюен башкара.
-
Кадерле Әниләребезгә!!! 26.11.2015

Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна һәм Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә Әниләргә иң матур бүләк роза чәчәген бүләк итеп әзерләделәр.












