муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Безнең "Шатлык" балалар бакчасы Байлар Сабасында иң беренчеләрдән ачылган балалар бакчасы. Шушы еллар дәверендә бакчабызда күп кеше хезмәт куя һәм еллар үтеп лаеклы ялга чыга. 1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан без ел саен хезмәттәшләребезне бәйрәм табынына чакырабыз. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәркемгә җылы сүзен, изге теләкләрен җиткерә. Хезмәттәшләр бер-берсен сагынып торалар, күрешкәч бергә-бергә эшләгән чакларын искә алалар, хәтирәләр белән уртаклашалар. Фатыхова Хаҗәр апа үзенең иҗат җимеше шигырьләре белән таныштыра. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп бара.
-
"Корбан" бәйрәме 30.09.2015

Бүген бакчабызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде. Балалар, хезмәткәрләр залга җыелдылар һәм Дания Әминовна җитәкчелегендә елларыбызның тыныч-имин булуына, һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет, шатлык, куанычлар, иман байлыгы теләп дога кылдылар. Дания Әминовна шушы изге бәрәмне үткәрү турында сөйләде, балаларның белән догаларын тыңлап Дания Әминовна балаларга үгет-нәсихәт бирде, итәгатьле, мәрхәмәтле, шәфкатьле,ярдәмчел булып үсегез, - дигән теләкләрен җиткерде. Төшке аш вакытында балалар махсус корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз иттеләр.
-
Күңелдәге теләкләр 29.09.2015

Тәрбияче! Кем бар тагын җирдә
Сездәй изге һөнәр иясе.
Бәйрәмегез белән котлап, бүген
Килә Сезгә башны иясе.
Үз балаңны сөю-табигый ул,
Үз газизен кем дә ярата.
Тәрбияче һәрбер балага да
Җан җылысын тигез тарата.
Сабыйларның ап-ак күңеленә
Изге сүзләр генә тезәсез.
Шаярсалар, тәртип бозсалар да,
Зарланмыйсыз һич тә, түзәсез.
Көн дә иртән эшкә ашыгабыз,
Кичен йөгереп өйгә атлыйбыз.
Тормыш - шулай. Сезгә чын күңелдән
Рәхмәт әйтер вакыт тапмыйбыз.
Ә күңелдә күпме җылы хисләр.
Ташый безнең сезгә карата.
Һәрберебез Сезне хөрмәт итә,
Һәрберебез Сезне ярата.
Сездән күчә безнең балаларга
Күңел нуры, җылы, яктылык.
Бала җанын аңлый белгәнгәдер
Каласыз бит һәрчак яшь булып.
Балаларга кылган изге теләкләр,
Кайтсын Сезгә меңгә әйләнеп.
Тормышыгыз торсын бәхетләрдән,
Шатлыкларга кына бәйләнеп.
Фәридә Вильданова
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 28.09.2015 Бүген зурлар төркемендә үзенчәлекле әти-әниләр җыелешы булып узды. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләр бәйрәме уңаеннан үткәрелгән бу чарада балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр актив катнаштылар. Ләйсән Хаҗиевна, Венера Әгълиевна Шакирҗанова Илсөяр Тагировнаның балаларны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсе буенча әзерләгән сорауларына җавап биреп, балалар үзләре өчен әзерәнгән биремнәрне үтәп, ярышларда җитезлектә көч сынаштылар. Җыелыш балаларның котлавы, җыр белән үрелеп барды. Вильданова Фәридә бәйрәм уңаеннан иҗат иткән шигыре белән таныштырдры, балалар бакчаларында эшләүче һәр хезмәткәрне һөнәри бәйрәм белән котлап саулык-сәламәтлек, бәхет-куанычлар, уңышларга гына ирешеп эшләргә, - дигән теләкләрен җиткерде.

-
"Татарстан Кроссы - 2015" 27.09.2015

Бүген 27 сентябрь көнне районыбызның олысы, кечесе, укучылары, хезмәткәрләре ил күләм йөгерү көненә багышланган "Милләтләр кроссы - 2015", "Татарстан кроссы - 2015" ярышларында катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бу чарадан читтә калмады. Үсеп килүче буынны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне кинәйтү максатыннан оештырылган ярышларда зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләр теләп катнаштылар. Көннең җылы, матур, кояшлы булуы бу чараны бәйрәмгә әйләндерде, йөгерештә катнашучыларга көч өстәде. Балалар яхшы гына ярыштылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Йөгерештә катнашкан һәр әти-әнигә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Көзге уңыш 26.09.2015

Балаларның туклануын витаминлы ризыклар белән тулыландыру буенча безнең бакча коллективы үз тырышлыгын куя. Язын яшелчә бакчасына кишер, чөгендер, бәрәңге, суган, сарымсак, кыяр һәм башка төрле яшелчәләр чәчелә. Җәй буена куйган хезмәтебез бушка китмәде мул уңышы белән сөендерде.
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер,
Тик җыеп кына өлгер.
-
Кабак бәйрәме 25.09.2015

24 сентябрь көнне районыбызда иң матур, күркәм бәйрәм Кабак бәйрәме булып үтте. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу чарага зур әзерлек белән чыкты. Кабактан төрледән-төрле композицияләр, эшләнмәләр, пешкән ризыклар, кайнатмалар әзерләп алып күргәзмәдә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әүхәдиева Нурания Әюп кызы җитәкчелегендә әзерләгән "Кабак" әкиятен сәхнәләштереп, зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә агитбригада чыгышында катнаштылар. Коллективка "Иң матур композицияләр" номинациясендә Грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмгә әзерләнүдә катнашып, үз өлешен керткән һәр әти- әнигә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
"Кабак" әкияте 25.09.2015

-
Коллектив чыгыш 25.09.2015

-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 25.09.2015

27 сентябрь - балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре итеп билгеләп үтелә. 25 сентябрь көнне бәйрәм уңаеннан үткәрелгән чарада бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләрне мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бәйрәм белән тәбрикләде, тыныч эш көннәре, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышларга ирешеп эшләргә ,- дигән теләкләрен җиткерде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апаларына рәхмәт сүзләрен, матур теләкләрен җыр, шигъри юллар белән җиткерделәр. Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна җитәкчелегендә оештырылган бу күркәм чара һәркемгә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге бүләк итте.












