муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Балам, багалмам, алтыным, җимешем 26.10.2015 Әниләр арасында "Балам, багалмам" уены үткәрелде. Һәр Әни балаларага карата булган ягымлы эндәшләр, йөрәк түреннән чыккан җылы, матур сүзләр белән таныштырдылар.

-
"Яхшы китап - гомерлек дус" 23.10.2015 23 октябрь көнне зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевна,Галиәкбәрова Алсинә Фаилевна белән берлектә Район балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар өчен "Яхшы китап - гомерлек дус" темасы астында танып-белү эшчәнлеге үткәрелде.Китапханәче Мөхәммәтшина Э.А. балаларга китапханә, кеше тормышында китапларның роле, китапларны саклау кагыйдәләрен аңлатты. "Китап кайдан килгән безгә" презентациясе аша балалар китапларның кайда, ничек барлыкка килүе, төрле жанырда булуы белән таныштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханә алдыра торган журналларны кызыксынып карадылар.

-
Район күләм мөдирләр семинары 21.10.2015

21 октябрь көнне бакчабызда район күләм яшь мөдирләр семинары булып узды. Семинарның көн тәртибенә мөдирләрне эш тәртибе, документларны тәртипләп алып бару, өлкән тәрбиячеләрне мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру сорулары куелды.Семинарны Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна эшчәнлек тәртибе таныштырып башлап җибәрде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны музыкаль сәламләү белән каршыладылар һәм хәерле эш көннәре теләделәр. Семинарның эше беренче кечкенәләр төркемендә танып белү, сөйләм телен үстерү, иҗади-сәнгать өлкәләрен интегральләштереп бердәм белем бирү, мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлекләрен күзәтү белән дәвам итте. Логопед Валиева Гөлнара Ринатовна мәктәпкә баручы балаларның сөйләм телендә булган кимчелекләре һәм аларны бетерү өстендә алып барылган эш, эш алымнары белән таныштырды. Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кабирова Фәйрүзә Хатипьяновна методик эшчәнлекне оештыру, алып бару турында сөйләде. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрнең эш доукментларын алып бару тәртибе белән тирәнтен таныштырды. Мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларныда нәтиҗәле эшчәнлекне оештыру буенча үзара фикер алыштылар.
-
"Куянкай бездә кунакта" 21.10.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна, тәрбияче ярдәмчесе Мухлисуллина Гөлия Хәмитовна белән берлектә килгән кунакларга "Куянкай бездә кунакта" темасына ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Балалар куянкайны зур һәм кечкенә, күп һәм берәү дә юк төшенчәләре белән таныштырып, төсләрне аера белергә ярдәм иттеләр. Куянкайның кишер, кәбестә яратуын белеп аңа кышка күчтәнәч биреп җибәрделәр. Балалар кечкенә генә булсалар да тәрбияченең соравына аңлап җавап бирәләр, уеннарда теләп катнашалар.
-
"Без яшь лаборантлар" 21.10.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә "Без яшь лаборантлар" темасы астында танып белү өлкәсендә бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Төз һәм шикәр комының үзенчәлекләрен белән танышу буенча тәҗрибәләр үткәрделәр. Төсе, тәме, исе, формасы буенча аермалыкларын чагыштырып, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Нәни йөзүчеләр 16.10.2015 Зурлар төркеме балалары Саба бассейнына "Нәни йөзүче" түгәрәгенә теләп йөриләр. Тренер Багманов Артур Фидаилевич балаларны суда үзеңне тота белергә, йөзәргә өйрәтә.

-
Ипи пешерү серләре 16.10.2015 Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә икмәк пешерү цехына экскурсиягә бардылар. Балаларны Идрисова Илмира Хамитовна каршы алды һәм ипинең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен сөйләде, ипи пешерү серләре белән таныштырды. Шулай ук кондитер ризыклары, камыр ризыклары пешерү цехларында булып төрледән-төрле пироглар, торт ясау ысуллары күзәттеләр, хуш исле икмәктән авыз иттеләр. Икмәкнең өстәлгә килгәнче күпме кешенең кулы аша узганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен искә төшереп, икмәккә карата сак караш тәрбияләнде.

-
"Икмәк - тормыш нигезе" 16.10.2015

"Икмәк - тормыш нигезе" атналыгы барышында һәр төркемдә балаларга тәрбиячеләр икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен аңлаттылар. УМК кулланма рәсемнәре, презентацияләр ярдәмендә игенчеләр хезмәте белән таншытырдылар. Башка бик күп хезмәт ияләренең хезмәте кергәнен аңлаттылар, ипине кадерләргә кирәклеген төшендерделәр. Атна ахырында әти-әниләрнең балалар белән берлектә "Икмәк ил байлыгы" темасына ясап алып килгән китапчыкларыннан күргәзмә оештырылды.
-
"Бәхет иле - Балачак" 13.10.2015

Бүген бакчабызның зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әүхәдиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә Саба районының оешуына 85 ел тулу, балалар арасында балалар һәм татар халык җырларын, биюләрен башкару, нәфис сүз, халык уен коралларында уйнаучыларны ачыклау уңаеннан Саба районы Башкарма комиететы мәдәният бүлеге, Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә оештырган "Бәхет иле - балачак" район күләм конкурсында катнаштылар. "Туган ягым" шигыре белән - нәфис сүз,"Милләтләр дуслыгы" исемле композиция белән - бию, "Саба" җыры белән - җыр номинацияләрендә чыгыш ясадылар һәм финалга үттеләр. Конкурста катнашкан һәр балага, җитәкчеләре Нурания Әюповнага киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Хуш киләсең, ямьле көз" 09.10.2015 Бүген бакчабызда икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә татар халкының көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәме - Сөмбелә бәйрәменә карата иртәләр үткәрелде. һәр төркемнең бәйрәм иртәсе үзенчәлекле, матур, көзнең табигатькә алып килгән үзгәрешләре, сихри күренешләрен чагылдырып алып барылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна, Әүхәдиева Нурания Әюповна, Галиакбарова Алсинә Фаилевна катнашуында "Хуш киләсең, ямьле көз" исеме астында үткәрелгән чарада көзнең агач яфракларын алтын-сары төскә мануын, яңгырларның еш явыун, көннәр кыскарып, төннәр озыная баруын билгеләп үттеләр. Бәйрәм көз темасына багышланган шигырь, җыр, бию белән үрелеп барды. Көз кызы - Сөмбелә алып килгән уеннарында: "Табышмакка җавап тап", "Бу нәрсә?", "Кем тизрәк?" балалар актив катнаштылар һәм зирәклектә, җитезлектә үзара көч сынаштылар.













